Имамнар яңа мөфтине күрергә җыелды
Your browser doesn’t support HTML5
6 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ябык утырышында Илдус хәзрәт Фәизов рәис вазифасыннан китүен белдерде. Рәис вазифаларын башкаручы итеп бертавыштан «Тынычлык» мәчете имамы Камил Сәмигуллин расланды. Утырыш алдыннан Азатлык хәбәрчесе анда катнашучыларның фикерләрен белеште.