Уфада яшәүче 20 яшьләр тирәсендәге бер егет "Хаҗ – ваһһабчылык шакшысы" дигән сүзләре өчен югары түрәне прокуратурага шикаять иткән иде. Әлеге хәлдән соң егетне эзәрлекләүләр башланган.
Узган елны Башкортстан президенты каршындашы дәүләт-конфессиара шура рәисе Вячеслав Пятков экстремизм һәм террорчылыкны булдырмый калуга багышланган республикакүләм бер форумда һәр мөселманга фарыз булган Хаҗны ваһһабчылык шакшысы (“Хадж – зараза ваххабизма”) дип атады. Мөселманнар әлеге хәлгә зур ризасызлык белдерде, ә Уфада яшәүче студент Сөләйман Ибраһимов (исемен үзгәртүне сорады) түрәне Русия прокуратурасына шикаять иткән.
“Мөселман буларак бу сүзләр миңа ошамады. Мин прокуратурага берничә хат яздым, җавапны озак көтергә туры килде. Менә гыйнвар аенда җавап алдым һәм анда әлеге эшне Башкортстанга җибәрүләрен әйткәннәр. Нәтиҗәдә бернинди куркыныч әйбер дә тапмаганнар”, диде ул.
Ләкин әлеге шикаятьтән соң Ибраһимовның үзенә карата эзәрлекләүләр башланган.
“Бер көнне миңа ФСБ хезмәткәре шалтыратып идарәгә килүне сорады һәм чакыруны шунда килгәч бирәчәген әйтте. Миңа ул көнне уку йортына барырга кирәк иде, анда баргач ФСБга чакыру бирделәр һәм шуннан ук алып та киттеләр. Идарәдә миңа басым башланды. Алар мине Хизб ут-Тәхрир эше белән бәйләп, бер мөселман кардәшне утырту өчен “яшерен шаһит” итмәкчеләр иде. “Йә шаһит буласың, йә сине утыртабыз”, диделәр. Ризалашмасам, 282-нче маддәнең икенче пункты белән гаепләячәкләрен, миңа каршы шаһитләр табачакларын әйттеләр. Шулай ук уку йортыннан куу белән, әти-әниләрне, туганнарны эзәрлекләү белән куркыттылар. “Ниндидер Хизб ут-Тәхрир белән бәйле кешеләр өчен тормышыңны бозу кирәкме сиңа?” диделәр. Мин моны прокуратурага язган шикаять белән бәйлим”, диде ул.
Ибраһимовның үзенә бу шикаять турында ФСБда бер сүз дә әйтмәгәннәр. Ләкин ул Хизб ут-Тәхрирга бернинди катнашлыгы булмавын әйтә.
“Әлбәттә, кайвакыт алар белән күрешкәч сөйләшергә туры килә, шуны күреп алалардыр. Мин кардәшләргә каршы куллануларын, гаделсезлек булуын теләмим һәм шуңа күрә бу хәлләрне тикшерүне сорап бу атнада Русия прокуратурасына мөрәҗәгать юлладым.Әлеге психологик басымнан соң миңа бик авыр булды, мин бик борчылдым”, диде Азатлыкка Сөләйман Ибраһимов.