Казанда милли музыка остазын зурладылар

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда татар милли музыка институтына нигез салучыны зурладылар

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Татар милли сәнгате институтына нигез салучы Илгизәр Миргалимовка багышланган музыка бәйрәме узды. Бүгенге көндә Илгизәр әфәнде лаеклы ялда, ләкин нәкъ менә ул эшләгән чорда университетта милли музыка бүлеге ачыла. Аның тырышлыгын биредә әле дә онытмыйлар.
Профессор Илгизәр Миргалимов бу эшкә 1991 елда килә һәм институтны 1999 елга кадәр җитәкли. Башта бүлек педагогика-сәнгать институты буларак эшли, соңыннан музыка һәм хореография институты итеп үзгәртелә. Бүген ул музыка сәнгате институты буларак билгеле. Монда татар фольклорын, көйләрен, йолаларны, гореф-гадәтләрен һәм уен коралларын тирәнтен өйрәнәләр.

Галим-фольклорчы Геннадий Макаров фикеренчә, Илгизәр Миргалимов иҗат әһелләренә тиешле юнәлеш бирү аркасында, милли музыка институты барлыкка килгән.

“Илгизәр әфәнде татар милли музыкасына саллы өлешен керткән кеше. Аның башлангычы белән университетта милли сәнгать институты оештырылды. Безнең иҗади кешеләр күп, ә аларны тәрбияләргә кирәк. Бу исә уку йортларына бәйле. Четерекле һәм авыр эш булса да, милли музыканы өйрәтергә структуралар булдыру эше бик катлаулы. Илгизәр әфәнде боларның барысын да ахырына җиткереп башкарып чыкты”, диде Геннадий Макаров.

Тамаша Татарстан гимнын башкару белән тәмамланды.