"Хөкүмәт медицинага төкерде"
Your browser doesn’t support HTML5
13 апрель көнне Казанда медицина хезмәткәрләре хокукларын яклап пикет узды. Бауман урамында узган чарада биш кеше катнашты. Бу пикетка Казанның күпчелек табиблары теләктәшлек белдергән. Әмма үзләре пикетта күренмәде. “Сул фронт” активисты Артем Казаков әйтүенчә, табиблар үз урыннары өчен курка.