21 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында "Татар-дозор-2013" дип аталган квест-уен узды. Уенны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.
Маҗаралы уен быел дүртенче тапкыр үткәрелә, катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Квест катнашучылары билгеләнгән маршрут буенча үтеп, төрле-төрле биремнәрне үтиләр.
Квестта катнашыр өчен мәктәп укучылары, студентлар, иҗади коллективлар һәм татар телен, маҗараларны яратучы гади кешеләр чакырылды. Уенда катнашу өчен берничә шартны үтәү мәҗбүри иде:
Квестта катнашыр өчен мәктәп укучылары, студентлар, иҗади коллективлар һәм татар телен, маҗараларны яратучы гади кешеләр чакырылды. Уенда катнашу өчен берничә шартны үтәү мәҗбүри иде:
- Такымда җиде кеше булуы зарур.
- “Татарстанның дәүләт телләре турында” канунны бозучы оешмалар исеменә биш хат язу.
- Татар телендә хата белән язылган элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре фотосурәтләрен туплау.
- “Мин татарча сөйләшәм”, “Татарлар башка планетада”, “2050 елда татарлар” яки “Татарлар турында телсез кино” темаларына багышланган 3-4 минутлык видеоролик төшерү.