Ижауда утызынчы елларда татарлар тупланып яшәгән Ленин районында татклуб булуы билгеле. Анда үзешчән театр труппасы эшләве мәгълүм. Татар хатын-кызларыннан беренче актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның да Ижау сәхнәсендә уйнаганы булган. Бүгенге көндә Ижауда рус, удмурт дәүләт драма театрлары эшләп килә.
"Татар тамашачысы татар спектакльләрен елга бер-ике тапкыр Татарстаннан труппалар гастрольләре вакытында гына карый ала. Шуңа да театр белән кызыксынучы милләттәшләребезне Муса Җәлил китапханәсе каршында тупладык. Драма түгәрәген оештырып, театр тамашаларын кайтару эшенә алындык", диде "Чулпан" театр түгәрәге җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева.
Декорацияләр әзерләү, рольләрне башкарыр кешеләр табу, спектакльне сәхнәгә куяр өчен барлык кирәк-ярак әйберләрне табу – бу үзе бик зур мәшәкать. Бу эшләр белән күбрәк “Бәхет” ансамбле җитәкчесе Рәсимә Мифтахетдинова шөгыльләнгән.
"Чулпан" драма түгәрәге үзешчәннәре тамашачылар алдына беренче тапкыр тулы канлы сәхнә әсәре белән чыгарга җыена. Беренче спектакльләре 27 апрельгә билгеләнгән. Алар Аяз Гыйләҗевның "Шикәрем син, балым син" драмасын сайлаган. Сәбәбе дә җитди - әдипнең тууына быел 85 ел тула. Рафилә Рәсүлева спектакльне сәхнәгә куючы да, катнашучы да.
Рәфилә драма әсәрләрен укырга ярата. ТНВдан спектакльләрне карап бара. Гади тамашачы буларак кына карамый, аннан нәрсә алырга мөмкин дип игътибар биреп карый икән. Инде түгәрәктә шуны кулланырга тырыша. Рәфилә Рәсүлева “Хәзер күп пьесаларны яңача куялар. Без дә күпләп музыка бизәлеше керттек, яңа җырлар алдык, хәзерге заман җырларын”, дип уртаклашты.
Үзешчәннәр арасында гармунчылар да бар. Муллаян Баһавиев кечкенәдән концертларда катнашып үссә дә, “пьеса кую күпкә катлаулы”, ди. Аңа үз ролендә гармунда уйнап, җырларга да, сөйләргә дә туры килә.
Әйтергә кирәк, түгәрәккә йөрүчеләрнең барысы да авылларда үскән, үзләрен уйныйлар дисәк тә, ялгыш булмас. Пьеса геройлары да – авыл кешеләре, әсәрдәге 70-нче еллар рухы да исләрендә .
“Тарткалашып та алабыз, бер-беребезне өйрәтәбез, шулай булмый мөмкин түгел. Тамашачыга кирәк урында көлерлек тә, еларлык та булсын. Тырышабыз. Бик күп көч куелды”, диде Рәсимә Мифтахетдинова.
Тамашачы алдына чыгарга санаулы көннәр калып бара – соңгы репетицияләр озаккарак сузыла. Инде уйнаганда киеләчәк киемнәрдән, гримнан кабатлыйлар. Өстәлдәге ризыклар хәтта репетиция өчен дә барысы да чын – соңрак җыелып чәй эчәләр, фикер алышалар, киңәшләшәләр.
“Чәк-чәген дә үзем ясадым, без ясалма уйнамыйбыз, чынлап торып уйныйбыз", диде Хәлимә ханым Шәмсиева.
“Безнең планнар зурдан. Халык яхшы кабул итсә, әле моның белән генә чикләнмәскә, комедияләр дә куярга теләк бик зур”, диде Илдус Хуҗин.
Драма түгәрәгенә яңа талантлар килер дип тә өметләнәләр. Ижау тамашачысы яратып караса, пьеса белән Удмуртиянең башка районнарына да чыгарга исәпләре бар. Хыяллары – киләчәктә Казанда театр фестивалендә катнашу.