Татарстан рәссамнары корылтай көтә

Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев

28 апрель көнне Татарстан рәссамнары моннан биш ел элек сайлаган идарәнең вәкаләте чыкты. Устав нигезендә хәзер яңа идарә сайланырга тиеш. Әле үткән елда ук туксан рәссам чираттан тыш корылтай уздырып, яңа рәис сайлау тәкъдимен күтәреп чыккан иде.
Билгесез сәбәпләр аркасында берлекнең бүгенге рәисе Зөфәр Гыймаев хисап-сайлау корылтай уздырырга ашыкмый. Ә вакыт бара.

Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Равил Заһидуллин: "Корылтайны инде узган елның сентябрь аенда ук үткәрергә тиеш иделәр. Ул булмады. Бу чара һаман саен кичектерелеп килә. Апрель аенда иске идарәгә биш ел була, аның каравы корылтай хакында һаман да бер сүз ишетелми. Ахрысы көзгә калдырырлар”, ди.

Равил Заһидуллин

Равил Заһидуллин Татарстан рәссамнары берлеге эчендәге атмосфераның бүгенге көндә таза булмавын әйтә. Идарә низаг эченә кереп баткан. Күргәзмәләр галереясы һәм остаханәләр урнашкан ике бина узган ел берлектән алынып, сынлы сәнгать музееның оператив идарәсенә тапшырылган. Бүген рәссамнар берлеге идарәсе эш белән шөгыльләнәсе урынга, ни өчендер шушы корылмаларны кире кайтару өчен җәнҗал куптара. Президентка бу уңайдан дүрт хат юлланган. Кагыйдә буларак хатлар Татарстан мәдәният министрлыгы каравына әйләнеп кайта. Министрлык бүген сынлы сәнгать музеена теләктәшлек күрсәтә.

Үз вакытында рәссамнар берлеге инде бу биналарны аздан гына кулдан ычкындырмый. Бары тик Татарстан президентының ярдәме белән генә галерея һәм остаханәләр бурычлар өчен банкка китми, ә республикада кала.

Фәридә Хәсьянова

Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хәсьянова: “Узган ел туксан рәссам берлекнең яңа рәисен сайлау өчен чираттан тыш корылтай уздыру тәкъдиме белән чыкты. Безнең берлек рәисе Зөфәр Гыймаевка сорауларыбыз байтак җыелды. Биш ел идарә рәисе булып торган чорда бу кеше бер тапкыр да секция утырышларына килмәде. Әйтерсең, бездән кача. Ә бит уртага салып сөйләшәсе мәсьәләләр бик күп. Күптән түгел юбилеем узды. Фәридә, берәр ярдәм кирәк түгелме диеп ник бер шалтыратсын.

2010 елда минем остаханәгә Рөстәм Миңнеханов килде. Ул вакытта бүлмәдә 8 градус иде. Ышанасызмы, гыйнвар аенда остаханәдә - 8 градус. Монда эшләп тә, уйлап та булмый иде. Быел музей карамагына күчкәч, остаханәмдә 15 ел эчендә беренче тапкыр 20 градус җылы булды. Утны да өзмәделәр. Мин музей җитәкчелегенә дә, бу биналарны саклап калган президентка да рәхмәтлемен.

Рәссамнарның остаханәләре урнашкан бина бүген шундый хәлдә

Рәссамнар берлегенә остаханәләрне кире кайтарырга кирәкми. Без бу юлны инде уздык. Үз вакытында берлек җитәкчелегенә килгән шома кешеләр аздан гына әлеге биналарны сату ягына китереп җиткермәде. Аллага шөкер, хәзер безнең остаханәләр дәүләт яклавында”, ди.

Фәридә Хәсьянова остаханәләрнең һәм галереяның кире берлеккә кайтуына каршы. "Рәссамнар берлеге бу милек белән идарә итә алмый һәм алмаячак та", ди ул.

Берлекнең җитәкчелеге алмашынуга өметен өзгән рәссамнар башка альтернатив иҗат оешмалары төзи башлаган. Республикада шундый ике иҗади берлек барлыкка килгән. Бу Русия рәссамнарының Татарстандагы иҗади берлеге (рәисе Илгизәр Самакаев) һәм Рәссамнарның һөнәри берлеге (җитәкчесе Лада Аюдаг).

Сүз уңаеннан, Чаллы рәссамнары шулай ук үз вакытында Татарстан рәссамнары берлегеннән аерылып чыккан. Аларның үз оешмалары бар. Нәтиҗәдә Татарстан рәссамнары бүген биш иҗади берлеккә таркалып беткән.

​Русия рәссамнарының Татарстандагы иҗади берлеге рәисе Илгизәр Самакаев: “Без рәссамнарның альтернатив иҗади оешмасын булдырдык. Анда бүген алтмыш кеше исәпләнә. Татарстан рәссамнары берлеге корылтае үз вакытында үтмәде. Соңгы биш ел эчендә аның җитәкчелегенең мәхкәмәләрдән башы чыкмый. Алга китеш сизелми, ә безгә торгынлык кирәкми”, ди.

Your browser doesn’t support HTML5

Зөфәр Гыймаев рәссамнар корылтае турында

Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, "Корылтай кайчан узачак?" дигән сорауга: “Рәссамнар берлегенең корылтае апрель аенда булырга тиеш иде. Әйе, биш ел узды. Ләкин устав буенча корылтайны 1-2 ай иртәрәк, йә соңрак үткәрү рөхсәт ителә. Без аны “Зур Идел” күргәзмәсеннән соң оештырырбыз, ахры. Аннары җәй - яллар чоры. Рәссамнарны җыю авыр. Шуңа күрә корылтай сентябрьгә калачак”, дип җавап бирде.

Кайбер рәссамнар әйтүенчә, корылтайның кичектерелүе Мәскәү ризалыгы белән эшләнә. Узган ел берлекнең чираттан тыш корылтаен уздыру тәкъдимен дә, имештер, нәкъ менә Мәскәү кире каккан.