Зөфәр Гыймаев рәссамнар корылтае турында
Your browser doesn’t support HTML5
Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев "Корылтай кайчан узачак?" дигән сорауга: “Рәссамнар берлегенең корылтае апрель аенда булырга тиеш иде. Әйе, биш ел узды. Ләкин устав буенча корылтайны 1-2 ай иртәрәк, йә соңрак үткәрү рөхсәт ителә. Без аны “Зур Идел” күргәзмәсеннән соң оештырырбыз, ахры. Аннары җәй - яллар чоры. Рәссамнарны җыю авыр. Шуңа күрә корылтай сентябрьгә калачак”, дип җавап бирде.