Консерватория бетергән татар яшьләренә эш табу кыен

Илүсә Хуҗина, Диләрә Хәйретдинова һәм Айдар Сөләйманов

Казан консерваториясен бетергән татар яшьләре башкалада музыкаль театр, йә булмаса опера театрында аерым бер труппа булуын тели.
Быел Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен бетергән тугыз егет һәм кыз арасында Илүсә Хуҗина, Диләрә Хәйретдинова һәм Айдар Сөләйманов та бар. Беренче курска опера сәнгате серләрен өйрәнергә дип 18 кеше кергән булган. Кайберәүләр бетергәч эш табу җиңелрәк булачак дип уку дәверендә Петербур, Мәскәү уку йортларына, ә кайберләре башка һөнәр үзләштерергә киткән.

Илүсә дә, Диләрә дә, Айдар да Казанда консерватория бетергән татар яшьләренә эш табу бик авыр дип белдерә. "Хәзер дөньяда опера җырчылары бик күп. Безгә үз урыныбызны табу бик читен. Син укып бетергәндә ук Лучано Паваротти, Мария Калласлар кебек гений булырга, йә кайда да булса эшләп опера сәнгате биеклекләренә күтәрелергә тиеш", ди Айдар.

Илүсә сүзләренчә, укып бетергәч Татарстанда нәкъ менә шушы опера сәнгате биеклекләренә күтәрелү мөмкинлекләре бирә торган урын юк. "Безнең Җәлил театрына бары тик йолдызларны гына алалар. Мисал өчен Альбина Шаһиморатованы гына алыйк. Ул безнең иң яраткан җырчыларыбызның берсе. Аның белән горурланабыз. Ни аяныч, Альбина Шаһиморатованы бөтен дөнья таныгач кына Җәлил театры, Татарстан таныды, аның белән килешү төзеп чакырып җырлата башлады. Резеда Ахиярованың "Шагыйрь мәхәббәте" операсы бара. Ни өчендер анда татарлар түгел, ә телләрен сындыра-сындыра булса да казакълар җырлый, аларны чакыралар", ди Илүсә.

Яшьләр консерваториядә укыган чакта опера сәхнәсе рухын татып караган инде. Консерваториянең опера студиясендә тәҗрибә туплаганнар. "Хәзер шушы тәҗрибәне үстерәсе, кайдадыр эшлисе килә", ди Илүсә.

Яшьләр Эльмир Низамовның "Алтын Казан" рок-операсын куя

Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" музыкаль комедиясе, Нәҗип Җиһановның "Алтынчәч" операсы, Эльмир Низамовның "Алтын Казан" рок-операсы, Радик Сәлимовның "Җиде энҗе бөртеге" тамашасында шушы елларда Казан консерваториясен тәмамлаган татар сәнгатенә мөккибән яшьләр катнашты.

Яшьләр фикеренчә, татар сәнгатенә хезмәт итәрдәй, үзе бер сәнгати индустрия булырдай яшьләр, иҗат төркемнәре өчен бер түбә юк. "Талантлы композиторларыбыз да бар, менә дигән оркестрлар да эшләп килә, классик җыр сәнгате белгечлеге алган яшь җырчылар да шактый, әмма безне бергә җыеп татар халкына хезмәт иттерердәй бер йортыбыз юк", ди алар.

Айдар сүзләренчә, әгәр аңа опера театрында бер кечкенә генә роль бирсәләр дә башлары күккә тияр иде. "Яшь җырчыны үстерү хәйран чыгымнар сорый, бәлки шуңа күрә безне опера театрлары директорлары алмаска тырышадыр", ди ул.

Татар халкы сәнгатендә бер зур юнәлеш бөтенләй диярлек ачылмый ята. Ул - җырлы, биюле күренешләр белән сугарылган классик әсәрләрне сәхнәләштерү. "Башмагым", "Хуҗа Насретдин", "Идел буенда", “Галиябану” һәм башкалар. Опера сәнгате белгечләре аларның хәйран күп икәнен әйтә. Әгәр музыкаль театр ачылса репертуар белән дә кыенлык булмаячак, ди яшьләр дә. Алтын фондны куйган арада яшь композиторлар, шул ук Эльмир Низмов яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәр иде дип өметләнә.

Яшьләр фикеренчә, татар халкының җырлы-биюле тамашаларга сусавы кимемәгән әле, әгәр музыкаль театр өчен аерым бина бирелеп, анда татар әсәрләре куела башласа, залда буш урыннар булмаячак. Шул ук вакытта бу театр кечкенәдән үк опера сәнгатенә, классик сәнгатькә якынайтуда тәрбия урыны да булачак. "Без "Башмагым"ны кайда гына куйсак та залларыбыз шыгрым тулды. Алма төшәргә дә урын юк иде. Бу халкының профессиональ музыкага сусаганын күрсәтеп тора. Таныш-белешләр һәрвакыт тагын кайчан "Башмагым" була соң инде дип сорый. Ә опера театрында татар халкын кызыксындыра торган әсәрләр куелмый", ди Илүсә.

Җәлил театры сәхнәсендә көн саен опера җырланмый һәм балет та биелми. Ай дәвамында спектакль булмаган көннәр дә шактый. Яшьләр Җәлил театрында татар музыкаль спектакльләре, татар опералары куючы махсус труппа булдырырга кирәк дигән фикердә. "Минем укытучым Зилә Сөнгатуллина үз вакытында Җәлил театрында җырлаган, ә ни өчен мин анда җырлап талантымны үстерә алмыйм?" дигән сорау куя Диләрә.