Эльмир Низамовны "татар мәдәнияте", "татар сәнгате" сүзләренең тар мәгънәдә кулланылуы борчый. Ул татарлыкны авыл мәдәнияте, чәчәкле милли киемнәр, пентатоника, өч ноталы көйләр белән генә бәйләүгә каршы.
"Татар мәдәнияте күпкә бай, кызыклы, тирән. Шул ук музыка өлкәсендә дә мөмкинлекләр чиксез", ди Эльмир. Әйткән сүзләрен ул иҗаты белән дәлилләп барырга тырышты. "Алтын Казан" рок-операсыннан тыш "Кара пулат" операсыннан Рүзил Гатин башкаруында ария яңгырады. Яшь композиторның көйләрен җырчы Айсылу Сәлманова һәм "Голос" проекты аша танылган Эльмира Кәлимуллина башкарды. Аларга яшь музыкант Ильяс Камал да кушылды, ул виолончельдә уйнады. Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырь сөйләгәндә Эльмир аңа кушылып фортепианода көй сузды. Шул рәвешле алар фикер-карашларын иҗат аша белгертте.
"Калеб"нең әйдаманы Гүзәл Сәгыйтова моңа охшаш кичәләр сентябрь аеннан башлап ай саен узачагын әйтте. Һәр чара берәр иҗат әһеленә багышланачак икән, "Калеб" проекты яңа буын иҗатчыларын берләштермәкче.
"Аның идеясе март ахырында Казан дәүләт консерваториясендә җыр сәнгатенә багышлап оештырылган түгәрәк өстәлдә туды. Ләкин анда без шагыйрь, композитор һәм җырчыларны бер-берсенә якынайту турында сүз алып барган идек. “Калеб” исә киңәйтелгән вариант буларак барлыкка килде: монда без бөтен өлкәдәге иҗатчыларны да тупларга булдык. Бүген яшь талантлар бер-берсен бөтенләй белми диярлек, һәр иҗатчы үз казанында гына кайный: артистлар – театрда, вокалист, композиторлар – консерваториядә, рок төркемнәр – подвалларда, рәссамнар – остаханәләрдә. Аннан яшьләрдә күңел төшенкелегенә бирелү, “мине күрмиләр, ишетмиләр” дип депрессиядән-депрессиягә яшәү дә еш күренешкә әйләнде. Ни өчен соң әле без иҗат кичәләрен уздыру өчен кешенең картайганын, 60, 70, 80 яшькә җитүен көтәбез? Яшьләргә мәйдан бүген кирәк!", ди Гүзәл Сәгыйтова.