28 июньдә Татарстан милли музеенда "Татар костюмы: тарих һәм хәзерге заман" күргәзмәсе ачылды. Оештыручылар аны Универсиаданың мәдәни програмы кысаларында әзерләгән.
Әлеге күргәзмәдә Русиянең 45 төбәге музейлары фондларыннан китерелгән татар милли киемнәре тәкъдим ителә. Русия шәһәрләре арасында Әстерхан, Төмән, Самара, Петербур бар. Татарстаннан Алабуга, Минзәлә, Чистай шәһәре музейлары, шулай ук күп кенә район, авыл музейлары әйберләре куелган.
Күргәзмә турында Азатлыкка Татарстан милли музее фондының баш саклаучысы Фәния Степанова сөйләде.
"Бу татар костюмнары күргәзмәсен ясау турында без күптәннән хыяллана идек. Ниһаять, ул күргәзмәне ачтык. Биредә Русиянең 45 төбәгеннән төрле музейлар үзләренең фондларында сакланган татар костюмнарын, комплекс булса, комплекс белән инде, ә комплекс булмаганда шушы костюмның элементларын, детальләрен китерделәр. Шушы шәһәрләр арасында Оренбур, Пермь, Сарански, Ижау, Уфа һәм шулай ук Петербурның Русия этнографик музееннан да ике костюм бар. Бу күргәзмә бездә дүрт ай, ноябрь башына кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәдә Русия шәһәрләре белән беррәттән Татарстан шәһәрләреннән килгән экспонатлар да бар.
Татар костюмы кешеләрнең кайда яшәгәнлегенә, алар торган табигать шартлары, социаль урыннары, нинди кешеләр белән аралашып яшәгәннәренә карап, үзенчәлекле. Бер-берсеннән ниндидер элементлары белән аерылып торалар. Әмма аларның барсында да сакланган гомуми элементлар бар. Күргәзмәдә баш киемнәре дә, аяк киемнәре дә һәм бигрәк тә татар хатын-кызлары киемендәге бизәнү әйберләре куелган. Шушы киемнәрнең иң борынгыларын алсак, алар XVIII гасырга карый.
Бүгенге көнгә килсәк, эшмәкәрләр дә, рәссам-зәркәнчеләр дә борынгы милли үрнәкләрне, бизәкләрне кулланып яңа зәркән әйберләре яки яңа киемнәр җитештерәләр. Хәзер татар хатын-кызлары өчен, бигрәк тә никахлар өчен матур-матур милли киемнәр эшләнелә. Шуңа күрә күргәзмәдә без боларны бөтенесен дә күрсәтергә тырыштык.
Универсиада – ул бит инде бәйрәм шикелле, шуңа күрә аның дәвамында күп кунаклар килер дип өмет итәбез, алар төрле илләрдән, шәһәрләрдән булырлар. Татарлар бөтен дөньяга сибелеп яши, алар арасында да кызыксынучылар табылыр. Бигрәк тә тарихчылар, этнография буенча эшләүчеләр өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз” дип сөйләде Азатлыкка Татарстан милли музее фондының баш саклаучысы Фәния Степанова.