"Үзен озаттык, гармуны гына кайтты"

Радик һәм Айгөл Хәйбуллиннар уллары Марат белән дүрт ел элек Казан Сабантуенда

Норлат районының Зирекле авылында яшәүче татар теле укытучысы Айгөл Хәйбуллина иренең үлеменә китергән хакыйкать ачылырмы дип борчыла. Татарстаннан Семейгә Сабантуйда катнашырга дип барган мәдәният хезмәткәре Радик Хәйбуллинның җәсәден яр буеннан табып алалар. Айгөл, әтиләрен югалткан балаларга тиешле акчаларны түләмәс, торак шартларын яхшыртмас өчен Семей фаҗигасеннән соң гына Радикны эштән азат иткән булырга мөмкиннәр, ди.
Айгөл ирен, районда билгеле баянчы, җырчы Радикны ерак юлга – Казакъстанның Семей шәһәренә озатырга дип олы улы Айдар белән бергә бара. "Күңел сизгән дип әйтимме, 45 кеше төялгән ике зур автобусны күздән югалганчы карап калдык", ди ул. Ә инде Семейдән Сабантуйны үткәреп Норлатка кайтып төшкәннәр Айгөл кулына иренең гармунын гына тоттыра.

"Шунда безнең районнан барган төркемнең җитәкчесе булган ханымның миңа бөтен кеше алдында: "Синең ирең бөтен Татарстанны оятка калдырды, ник авыру иреңне җибәрдең!" дип кычкыруы йөрәкләремне телгәләде. Әле ул вакытта ирем турында бер генә хәбәр дә, табылганмы ул, әллә юкмы, исәнме, әллә юкмы – билгеле түгел иде бит", ди Айгөл.

Ирең Татарстанны оятка калдырды
Быел Семейгә Татарстаннан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә Норлат районы вәкилләре барды. Җыр-биюгә осталарны да район йөзенә кызыллык килмәслек итеп туплыйлар. Исемлеккә Зирекле мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Радик Хәйбуллин да кертелә. Семейгә артистлар белән бергә медицина, полиция хезмәткәрләре дә кузгала. Өч тәүлеккә якын вакыт эчендә 2 мең 700 чакрым юл үтәләр.

Җиде айлык көмәне булган Айгөл дә бу араны урый. Иренең җәсәден алырга дип бара ул. "Әйтеп бетермәслек авыр юл ул. Хәлсезләндем, гел утырып барудан аякларым шешеп чыкты. Без иремне алырга Газель машинасында биш кеше бардык. Шартларыбыз Сабантуйга киткәннәр белән чагыштырганда күпкә яхшырак булгандыр дип беләм, ә алар ничек түзде икән?" ди Айгөл.

Аңа ире белән бергә барганнар арасында юлда Радикның борыны канаганын да, инде Семейгә килгәч йөрәге авыртты аның, дип белдерүчеләр дә булган. Норлаттан барган медицина хезмәткәренең ирегезнең "белая горячка" өянәге башланды, түбәләргә кадәр менеп йөрде дигән сүзләре дә йөрәген телгән Айгөлнең. Ире белән андый хәлнең беркайчан да булмавын, ә Семейгә баргач норлатлар торган кунакханәне үз күзләре белән барып каравын, түбәгә менәрдәй җирне тапмавын, тәрәзәләренең тимер рәшәткәле булуын белдерә Айгөл.

Айгөл иренең аракы тоткалаганын кире какмый. "Кем белә инде, юлда барганда да бер дә тотмыйча гына булмагандыр, бер-берсен белгәннәр бергә китте бит", ди ул.

Авыргач нигә ашыгыч ярдәм чакырмаганнар?
Хәйбуллин Семейдә 15 июль көнне репетициядән соң югала. Айгөл сүзләренчә, бер-ике кеше эзләп тә караган булган, әмма бу хәлгә артык игътибар итүче булмаган. "Йөрәгем авырта дип зарлангач, нигә аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакырмаганнар? Медицина хезмәткәре аңа нидер кадаган, ә кем белә аның нәрсә икәнен? Бу дәва аңа ярдәм иткәнме, әллә зыян ясаганмы?" ди ул.

Айгөл Семейгә баргач иренең үлеменә мөнәсәбәтле кайбер документлар белән дә таныша. Аларга үлгән көне – 17 июнь, ә табылган көне – 20-се дип куйганнар. "Югалганнан соң өч көн буе ул кайдадыр булган бит? Нигә ныклап эзләмәгәннәр? Берәр түрә баласы булса, бөтен дөньяны куптарып эзли башлаган булырлар иде, гади халыкта төшкән эшләре юк. Нигә бу хәл килеп чыккач вазгыять ачыкланганчы Татарстаннан барган беркем дә Семейдә калмаган, төялешеп кайтып киткәннәр?" дигән сорау куя Айгөл.

Моргта табиблар "дулкыннар ярга чыгарган ирегезнең җәсәден бер семейле күреп алган" дип сөйләгән аңа. Экспертиза нәтиҗәләре күпләгән сорауларга әз генә булса да ачыклык кертер дип өметләнә ул. Тикшерү әле төгәлләнмәгән.

Айгөл, бер яктан, хакыйкать ачылыр микән дип, икенче яктан, ялгыз башына төшкән тормышны күтәрә, балаларын кеше итә алырмынмы дип борчыла. Яшәгән өйләре нык тузган булган. Бу кайгылы хәлдән соң торак шартларын яхшыртып булмас микән дип район башлыгына да мөрәҗәгать иткән ул.

Норлат районы җитәкчесе Наил Шәрәпов Азатлыкка Хәйбуллинның үлемен тикшерүгә Казакъстан һәм шулай ук үзләренең полициясе дә җәлеп ителгәнлеген әйтә. "Әйбәт егет иде ул. Соңгы вакытта әзрәк салдыра башлаган икән дип тә ишеткән идем. Безнең авылдаш ул, минем күз алдында үскән егет. Мин алардан торак турында гариза алып калдым. Хәзер бу мәсьәләне өйрәнәбез, әгәр канун нигезендә аларга ярдәм итү мөмкинлеге табылса, без аларга булышачакбыз", ди Шәрәпов.

Ирем белән ике арада сер булмады
Айгөлне иренең үлеме, алдагы билгесезлек кенә түгел, ә бу хәлдән соң иренең инде Семейгә киткәнче үк эшеннән алынганлыгын соңарып белү нык аптырашта калдырган. "Нинди генә хәл булмасын, ул миңа өйгә кайткач барсын да сөйли иде, ике арада сер булмады", ди Айгөл.

Бу хәсрәттән соң Айгөл тагын бер күңелсез хәбәр ишетә. Аңа иренең хезмәт кенәгәсен тоттыралар, ә анда Радикның Семейгә киткәнче эштән алынганлыгы турында язылган була. Айгөл бу хәлне тикшерү өчен үзләренең Зирекле авылындагы клуб караган Биләр-Озеро авылындагы җирле хакимияткә бара. Иренең эштән алуны сорап язган гаризасын, эштән алыну турында фәрманны үз күзләре белән күрәсе, күчермәсен аласы килә аның.

"Ниндидер сәбәпләр аркасында гаризасыз гына эштән алган булсалар, әлеге фәрманга ирем кул куярга тиеш иде бит. Алар бу фәрманны күрсәтмәделәр. Мин күчермә сорагач, үз куллары белән генә язып бирделәр. Миңа калса, балаларга тиешле компенсацияне түләмәс өчен һәм безнең торак шартларын яхшыртуны үз өсләренә алмас өчен махсус Казакъстанга киткәнче үк эшеннән алынган кебек итеп кенә документлаштырганнар. Семейгә китүчеләр исемлегендә иремнең фамилиясе акка кара белән язылган иде бит. Түрәләр эштән алынган булгач нигә аны алып киткән? Алар берничек тә эштән алынганлыгын белми кала алмый", ди Хәйбуллина.

Аның сүзләренчә, "Татарстанны оятка калдырды" дип җикеренгән түрәнең өч (берсе туарга торган) баланың язмышы белән уйнавы үзе үк оят түгел микән?

Район башлыгы Шәрәпов, Биләр-Озеро авыл җирлеге җитәкчесенең Хәйбуллинны Семейгә киткәнче үк "әзрәк салып йөргән өчен" эшеннән азат иткәнлеге билгеле, дип белдерде. "Без бу мәсьәләне – эшеннән азат иткән вакытта нигә нигезләнгәнен, эштән алу дөрес булганмы, әллә юкмы шулай ук тикшерәбез", диде ул.