Казан такымы Мәскәүдә узачак Флюгтаг (FlugTag) фестиваленә әзерләнә. Анда катнашучылар үз куллары белән ясалган очкычта алты метрлы трамплиннан су өстенә сикерәчәк.
Бөтен дөньяга үзенең экстравагантлыгы белән танылган «Флюгтаг» фестивале бу елның 28 июлендә Мәскәүдә узарга тиеш. Бу бәйрәмнең асылы – үз кулларың белән ясалган очкычта алты метрлы трамплиннан су өстенә сикерү. Европа илләре һәм Америкада “Флюгтаг” фестивале 1991 елдан, ә Русиядә 2011 елдан оештырыла. Кулдан ясалган очу җиһазының озынлыгы кагыйдә буларак 10 метрдан, ә авырлыгы 150 килограммнан артмаска тиеш. Аппарат суда батмый торган гына түгел, ә экологик чиста материаллардан эшләнә.
“Флюгтаг”та катнашучыларны "ычкынган" очучылар диләр. Кулдан ясалган шушы конструкцияләр иң элек үзләренең оригинальлеге белән шаккаттырырга тиеш. Жюри әгъзалары шулай ук аппаратның очу ераклыгына һәм трюкны башкару осталыгына игътибар итә.
Мәскәүдә узачак фестивальдә Казан шәһәрен “Югары пилотаж» такымы тәкъдим итәргә җыена. Такымның капитаны Ольга Ильичева безгә үз очкычларының пионер пилоткасы формасында булачагын хәбәр итте. Мондый идеяне аларга конструктор Игнат Сапожников әйткән. Старт алдыннан казаннар пионериягә багышланган бию дә башкарачак.