Көлке көлә килә, яман шешне куа килә

Your browser doesn’t support HTML5

Филиппинда яман шеш авыруына каршы көлү кичәләре оештыра башладылар. Көлү төп медицинага алмаш түгел, ә авыруларның хәлен яхшырту чарасы буларак кулланыла, ди табиблар. Көлү йогасы дип аталган бу ысулны кулланучылар әйтүенчә, ясалма рәвештә дәвамлы көлүнең физиологик һәм психологик файдасы көтелмәгән табигый көлүнеке дәрәҗәсендә була ала. Хосе Рейес медицина үзәгендә дәваланучыларны тирән итеп сулыш алу ысулларына да, шаркылдап көлергә дә өйрәтәләр. Бу көлү сеансларында башкаларга карата ясалма мимика да, самими юмор да кулланыла.