"Азатлык" татар яшьләр берлеге төрки халыклар яшьләре белән хезмәттәшлекне ныгытырга җыена. Беренче очрашу татар-казакъ туганлыгына багышланды.
Татар яшьләре дә, казакъ яшьләре дә киләчәктә төрки халыклар берләшмәсә, Европа Берлеге кебек төрки дәүләтләр конфедерациясе төземәсә, төрки халыкларны аерым-аерым бетерәчәкләр дигән фикер йөртә.
Киләчәктә төрки халыкларның берләшү идеяләрен ныграк пропагандаларга, төрки халыкларның яшьләре белән үзара ешрак очрашырга, төрле чараларны бергәләп үткәрергә, уңышларга да, булган проблемнарга да теләктәшлек күрсәтергә кирәк.
5 сентябрь көнне “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырган татар һәм казакъ яшьләре туганлыгы кичәсендә төрки халыкларның интеграциясе, аларның бүгенге проблемнары һәм киләчәге турында сүзләр күп булды.
Бу кичәдә тарихка күз салып, Алтын Урда чоры вакытлары искә алынды, татарлар һәм казакълар алдында торган милләт, тел проблемнары, аларны чишү юллары турында сөйләштек.
“Азатлык” активистлары Казакъстанның бәйсез ил булуына карамастан, һаман да әле казакъ теленең тулы рәвештә кулланылу даирәсе аз, урыслашуның һаман да көчле булуына борчылу белдерде. Казакъстанда һаман да әле казакъ телен белергә теләмәүчеләр дә бар. Бу хәл Татарстанга да ят түгел. Татар җирендә күпме яшәп тә, татарча белү генә түгел, татар теленең кирәкмәгәнлеге, аны мәктәп програмыннан алып ташлау турында тавыш куптаручылар да бар.
Кичәгә Казанда укучы, милли җанлы казакъ яшьләре килгән иде. Татар-казакъ туганлыгы кичәсе, ул “Азатлык” ның ел буена оештыра торган сәяси-милли-иҗтимагый-мәдәни кичәләр чылбырының җәйге ялдан соң ачылышы булды. Бу юкка түгел, без – Алтын Урда дәүләтенең дәвамчылары, татарлар һәм казакълар бер-берсенә бик якын.
Кичәдә татар һәм казакъ милли музыкасын тыңладык, берничә клип та карадык. Чара Татарстан һәм Казакъстан гимннарын тыңлау белән тәмамланды. Алга таба “Азатлык” башка төрки халыкларның вәкилләре катнашында, татар-азәрбайҗан, татар-төрек туганлыгы кичәләрен дә оештырачак.
Наил Нәбиуллин
"Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе
Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.