300 шарда Атлантик аша очыш
Your browser doesn’t support HTML5
Сәяхәтче Джонатан Трапп һава шарында Атлантик океан аша очып чыкмакчы. Гелий тутырып кабартылган 300 шарга тагылган әрҗәгә утырып 12 сентябрьдә ул Американың Мэйн штатыннан һавага күтәрелде. Гадәттән тыш хәл чыкса дип сәяхәтче әрҗәсенә коткару көймәсе дә таккан. Моңарчы Джонатанның Инглиз каналын һәм Алып тауларын очып чыкканы бар иде. AP видеосы