Казанда Иран һәм Татарстан хатын-кызлары дуслыгы атналыгы бара

Иран һәм Татарстан хатын-кызлары дуслыгы атналыгы ачылышы

16-20 сентябрь Татарстанда Иран һәм Татарстан хатын-кызлары дуслыгы атналыгы дип игълан ителде. Дүшәмбе көнне Татарстан Милли музеенда әлеге атналыкны ачу тантанасы узды. Атна дәвамында Казанда Иран мәдәниятен һәм иран хатын-кызлары тормышын чагылдырган күптөрле чаралар көтелә.
Атналыкны оештыручылар – Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, Иран ислам республикасының Казандагы генераль консуллыгы каршында эшләүче мәдәният атташаты һәм “Татарстан мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы. Әлеге чара ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнәйтү һәм киңәйтү, ике халыкның да мәдәни хәзинәсен баету максатларыннан чыгып оештырыла.

Атналыкның ачылу тантанасында чарада катнашучыларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина сәламләде. “Бу ике халыкның мәдәниятләре бик күптәннән – Алтын Урда чорларыннан ук бер-берсенә тәэсир итеп, үсеш алган. Татар җәмәгатьчелеге Иран әдәбияты һәм фәлсәфәсе белән бик актив кызыксынган, - дип билгеләп үтте ул. - Татарларның Иран мәдәнияте һәм сәнгатен өйрәнү гәдатләре бүгенге көндә дә дәвам итә. Соңгы елларда уртак мәдәни чаралар еш уза – концертлар, күргәзмәләр. Мисал өчен, Иран каллиграфия сәнгате, рәсем һәм миниатюрасына багышланган күргәзмә. 2012 елда Татарстан һәм Иран хатын-кызларының очрашулары үтте. Иран һәм Татарстан хатын-кызлары тормышында күп нәрсәләр охшаш һәм уртак булуы ачыкланды. Алар үз республикаларының мәдәни һәм иҗтимагый тормышында бик актив катнашалар. Шуңа да без башланган традицияне дәвам итәбез – быел менә Иран һәм Татарстан хатын-кызлары дуслыгы атналыгын уздырабыз”.

Атналыкның ачылу тантанасы узган һәм Ираннан килгән экспозиция урнашкан Татарстан Милли музее директоры Светлана Измайлова ассызыклап әйтте: “Халыкның гореф-гәдатләре сакланса, халык үзе дә яши дигән сүз. Татарстан белән Иран арасында уртаклыклар күп. Милли киемнәрне гена алыйк – татар милли киемнәре без бүген экспозициядә күрә алган Иран милли киемнәре белән бик охшаш.

"Бу чаралар хатын-кызларның бүгенге җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтә, - дип билгеләп үтте Измайлова. - Һәм без Иран ханымнарына мондый башлангычлары өчен рәхмәтлебез".

"Казан Кирмәне" музей тыюлыгы мөдире Зилә Вәлиева кунакларны бөтен Татарстан хатын-кызлары исеменнән сәламләде. “Республикабызда иң яхшы атналарның берсе башлана, чөнки бу атна бик кызыклы очрашуларга бай булачак. Безне Иран мәдәнияте белән танышу көтә. Иран һәм Татарстан хатын-кызлары бүгенге көн турында, үз илләрендә мәдәният, сәнгать, сәнәгатьнең үсешенә керткән өлешләре турында фикер алышачаклар. Ислам инкыйлабы Иранда хатын-кызның роленә бик зур йогынты ясады – Иранның фәнни хезмәткәрләре арасында 60 проценты хатын-кызлар. Безгә килгән делегация җитәкчесе – парламент әгъзасы, шул ук вакытта республикада танылган хирург та. Хатын-кызларның мөмкинлекләре кулланылмаган өлкә бүген мөгаен юктыр. Бәхеткә, бу ике республика хатын-кызларының беренче очрашуы гына түгел һәм аларның дуслыгы бу очрашу белән генә чикләнми", диде ул.

Бүген Иранда хатын-кызның җәмгыятьтәге роленә зур ихтирам белән карыйлар. Моны очрашуда катнашучыларның һәммәсе дә ассызыклады.

Иран ислам республикасы парламенты әгъзасы, Иранның табиблар шурасы җитәкчесе, доктор Шахла Миргалуйе Байат: “Татарстанда фән һәм сәнгать аерым бер урын алып тора, татарлар – бөек мәдәният һәм сәнгатькә ия булган халык. Кайбер татар һәм урыс язучылары – Максим Горький, Лев Толстой, Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең исемнәре иранлыларга да таныш. Казан Русиянең фән һәм сәнгатендә зур урын тота, уртак тарихи һәм мәдәни багъланышлар ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрдә зур роль уйный. Ел саен Иран кинематографистлары Казан мөселман киносы фестивалендә катнашалар. Үз чиратларында Татарстаннан сәнгать осталары Иранда ел саен уза торган халыкара Коръән күргәзмәләрендә катнаша. Болар барысы да ике арадагы мөнәсәбәтләрнең үсешенә китерә. Мәдәнияттән кала, мондый багланышлар башка өлкәләрдә дә була ала, мисал өчен, икътисад, медицина, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә.

Шуны да билгеләп узасым килә: бездә гаилә мәсьәләсенә, гаилә нигезләрен ныгытуга зур игътибар бирелә - һәм бу очракта да безнең үзара хезмәттәшлеккә җирлек бар. Ислам инкыйлабы җиңеп чыкканнан соң хатын-кызлар Иранның иҗтимагый тормышында лаеклы урын алдылар һәм алар хәзер күптөрле өлкәләрдә - мәдәният, сәнәгать, фәндә алдынгы урында. Без хатын-кызның хокукларын канун нигезендә ныгыттык, аларны хәзер канун яклый. Һәм без инанабыз - һәрбер ир-атның уңышы, дәрәҗәсе хатын-кызның ярдәменә, аның кайгыртуына нигезләнә”, дип ассызыклап узды..

Казанга Ираннан килгән кунаклар арасында шулай ук Иранның мәдәният һәм ислам бәйләнешләре оешмасының хатын-кызлар һәм гаилә эшләре буенча директор урынбасары Мәксүмә Мөхәммәди, шул бүлекнең Балкан илләре һәм Русия белән эшләүче белгече Парвин Гударзи, кием дизайнерлары Сәкинә Бәшарат һәм Фәһимә Кәрими, тәсбих ясау остасы, каллиграф Зөһрә Кавиани, эмальгә бизәк төшерү остасы Нәргәс Могани, музыкантлар Хила Фейзпур һәм Әсал Маликзаде дә бар иде.

Иран һәм Татарстан хатын-кызлары дуслыгы атналыгы 20 сентябргә кадәр дәвам итә. Атна дәвамында Татарстан халкы Иран традицион музыкасын тыңлап, Иран милли киемнәре, кул эшләре һәм башка бик күп кызыклы әйберләр белән таныша алачак.

17 сентябрь дә Халыклар дуслыгы йортында татар дизайнерлары Иран кунакларын мөселман киемнәре коллекцияләре белән таныштырды.

Your browser doesn’t support HTML5

Иран кунаклары татар-мөселман киемнәрен карады


“Өченче меңъеллыкта гаилә” дип аталган түгәрәк өстәл узды. Шул ук көнне Иран ислам республикасы хатын-кызларының казанышларына багышланган пресс-конференция үтте.

Дуслык атналыгы Халыклар дуслыгы йортында Иран традицион музыкасы концерты белән тәмамланачак.