"Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Рөстәм Сафинга ике елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды. Ул колониягә хөкем ителде.
"Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Рөстәм Сафинга хөкем карары Мәскәү районы татулаштыру мәхкәмәсендә чыгарылган. “Әл-Ихлас” мәхәлләсе юристы Тәүфик Василов Азатлыкка әйтүенчә, инде иртәдән үк мәхкәмә бинасы янына дистәләрчә полиция вәкилләре китерелгән булган һәм шунда карар алар файдасына булмаячагы аңлашылган.
Мәхкәмә утырышы үз вакытыннан соңрак башланган һәм анда Сафин 12 битлек чыгышын укыган. Шуннан соң хөкемдар көндезге бергә кадәр тәнәфес игълан иткән.
“Без килгәндә инде бина янында полиция вәкилләре тагын да күбәйгән иде. Мәхкәмә бинасы янына шактый гына мөселманнар да җыелды, әмма полиция алардан да күбрәк иде кебек”, диде Василов.
Прокурор Сафинга өч ел төрмә сораган булса, хөкемдар аны ике елга колониягә хөкем иткән.
Василов әйтүенчә, Сафинга каршы китерелгән дәлилләрнең берсе дә нигезле булмаган. Алдагы утырышларда аңа каршы сүз белән чыккан ике шаһитның йөзләрен алар күрмәгән. Моннан тыш тагын ике имам аңа каршы чыгыш ясаган. Шуның берсе Сәетҗәгъфәр Лотфуллин һәм Биектау районыннан бер имам (Василов аның исемен әйтә алмады – Л.Х). Шулай ук экстремизмга каршы үзәк җитәкчесе урынбасары үз дәлилләрен китергән. Бу чыгыш ясаучыларның күбесе “Хизб ут-Тәхрир” оешмасының зарары турында сөйләгән.
“17 октябрьдә Әл-Ихлас мәчетендә тентү барышында сумкада тыелган берничә китап тапканнар иде. Ул кизү торучыныкы булуы аңлашылды, чөнки ул сумкада аның документлары да бар иде. Кизү торучы моны үзе дә яшермәде. Әмма аның сүзләре искә алынмады һәм аны шулай ук Сафинга тактылар”, ди Василов.
Сафин 282нче маддә нигезендә экстремистик оешма оештыруда гаепләнгән. Аны мәхкәмә залында ук сак астына алганнар.
Василов сүзләренчә, хөкемдар үзен бик сәер тоткан. Хөкем карарын ул бары җомга көнне генә бирәчәген әйткән.
“Минем аны биш көннән соң бирергә хокукым бар һәм аны җомга килеп алырсыз диде”, ди ул.
Бер ел элек “Әл-Ихлас” мәчете һәм аның имамы Рөстәм Сафин өендә тентүләр булган иде. Сафин "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашы булуда, мәчеттә алар өчен үгетләү эшләре алып баруда гаепләнде.
Мәхкәмә утырышы үз вакытыннан соңрак башланган һәм анда Сафин 12 битлек чыгышын укыган. Шуннан соң хөкемдар көндезге бергә кадәр тәнәфес игълан иткән.
“Без килгәндә инде бина янында полиция вәкилләре тагын да күбәйгән иде. Мәхкәмә бинасы янына шактый гына мөселманнар да җыелды, әмма полиция алардан да күбрәк иде кебек”, диде Василов.
Прокурор Сафинга өч ел төрмә сораган булса, хөкемдар аны ике елга колониягә хөкем иткән.
Василов әйтүенчә, Сафинга каршы китерелгән дәлилләрнең берсе дә нигезле булмаган. Алдагы утырышларда аңа каршы сүз белән чыккан ике шаһитның йөзләрен алар күрмәгән. Моннан тыш тагын ике имам аңа каршы чыгыш ясаган. Шуның берсе Сәетҗәгъфәр Лотфуллин һәм Биектау районыннан бер имам (Василов аның исемен әйтә алмады – Л.Х). Шулай ук экстремизмга каршы үзәк җитәкчесе урынбасары үз дәлилләрен китергән. Бу чыгыш ясаучыларның күбесе “Хизб ут-Тәхрир” оешмасының зарары турында сөйләгән.
“17 октябрьдә Әл-Ихлас мәчетендә тентү барышында сумкада тыелган берничә китап тапканнар иде. Ул кизү торучыныкы булуы аңлашылды, чөнки ул сумкада аның документлары да бар иде. Кизү торучы моны үзе дә яшермәде. Әмма аның сүзләре искә алынмады һәм аны шулай ук Сафинга тактылар”, ди Василов.
Сафин 282нче маддә нигезендә экстремистик оешма оештыруда гаепләнгән. Аны мәхкәмә залында ук сак астына алганнар.
Василов сүзләренчә, хөкемдар үзен бик сәер тоткан. Хөкем карарын ул бары җомга көнне генә бирәчәген әйткән.
“Минем аны биш көннән соң бирергә хокукым бар һәм аны җомга килеп алырсыз диде”, ди ул.
Your browser doesn’t support HTML5