Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әл-Ихлас" мәчетендә тентүләр: Рөстәм хәзрәт Сафин тоткарланды


"Әл-Ихлас" мәчете ишегендә ОМОН
"Әл-Ихлас" мәчете ишегендә ОМОН

Диния нәзарәте "Әл-Ихлас" мәчетнең низамнамәсен кире какты. Рөстәм хәзрәт Сафин сак астына алынды.

Бүген иртән “Әл-Ихлас” мәчете һәм аның имамы Рөстәм Сафин өендә тентүләр булды. Сафинга "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашы булуда, мәчеттә алар өчен үгетләү эшләре алып баруда гаепләү белдерелгән.

Җәй көнне Татарстан башкаласында дин әһелләренә булган һөҗүмнәрдән соң һәр мәчет Диния нәзарәте белән үз низамнамәсен килештерергә тиеш иде. 2005 елда Казанның Декабристлар урамында ачылган “Әл-Ихлас” мәчетенең низамнамәсе нәзарәттә расланмаган, аны уртак бер уставка яраклаштырырга кушылган. Моның белән килешмәгән хәзрәт һәм адвокатлар “Әл-Ихлас"ны Диния нәзарәтенә кермәгән аерым юридик зат итеп теркәү өчен документлар әзерли башлаган.

Мәчеттә шикле әйберләрне "табарга" кушылган
Мәчеттә шикле әйберләрне "табарга" кушылган
Мәчет һәм Рөстәм Сафинның эшен яхшы белгән адвокат Тәүфыйк Василов сүзләренә караганда, тентүләр һәм хәзрәтне кулга алу – мәчетне ябу максаты белән оештырылган.

“Әл-Ихлас” 26 октябрь Җиңү мәйданында Корбан гаетен уздырмакчы иде, аны тыйдылар. Вахитов районы мәхкәмәсе карарында Рөстәм Сафин ике ай буена мәчеттә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы өчен үгетләү эшен алып барган диелгән. Тузга язмаган сүзләр дип әйтә алам. Ләкин аны барыбер алып киттеләр. Аларның максаты – мәчетне ябу, мәхәлләне таркату. Моның өчен мәчеттә ниндидер канунсыз эшләр башкарылганын ачыкларга кирәк”, диде адвокат.

Рөстәм Сафин митингта чыгыш ясый
Рөстәм Сафин митингта чыгыш ясый
Мәчеттән һәм Рөстәм Сафинның өеннән китаплар һәм компьютерны алып киткәннәр.

Казанда Татарстан Диния нәзарәтенә буйсынмаган мәчет әлегә юк.

“Мөфти Илдус Фәиз барыбызны да бер калыпка салырга тели. Эшләр болайга китсә, аерым теркәлергә теләүче мәчетләр саны артачак”, диде адвокат Василов.

Ул Рөстәм Сафинның берничә көн изоляторда тотылачагын, аннары мәхкәмә карары белән тагын ябылачагын фаразлый. Тәүфыйк Василовка аны якларга тагын бер адвокат ярдәм итәчәк.

"Әл-Ихлас" мәчете тирәсендәге хәлләр турында тулырак итеп Азатлыкның чәршәмбе тапшыруында тыңлагыз.

"Әл-Ихлас" мәчетендә тентүләр: Рөстәм хәзрәт Сафин тоткарланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:17 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG