Новосибирскида татар яшьләре җыены ачылды

Сентябрьнең 26-29 көннәрендә Новосибирскида татар яшьләренең VI Себер фестивале үтә. Җыенның максаты Себердәге татар яшьләрне җыю, таныштыру, элемтәләрне саклау.

Фестиваль барышында татар мәдәнияте, гореф-гадәтләренә багышланган түгәрәк өстәлләр, фикер алышу, бәйгеләр үтә. Яшьләр танылган кешеләр белән очраша, татар теле, гамәли сәнгате, җыр һәм бию түгәрәкләре эшендә катнаша. Яшьләр өчен шулай ук спорт һәм күңел ачу чаралары каралган.

Фестивальне Новосибирски өлкәсе мәдәният министрлыгы, шәһәр хакимияте, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә өлкә татар мәдәни үзәге оештыра. Казан быел Новосибирскига артистлар җибәрде.

Җыенда Новосибирскиның үзеннән, шулай ук Омски, Томски, Төмән һәм Кемерово өлкәләреннән, Иркутски, Бурятия, Татарстан һәм Казакъстан яшьләре катнаша.