Омски өлкәсендә соңгы елларда өч елга бер мәртәбә уздырыла торган "Татар җыры" бәйгесе быел 27-28 сентябрь көннәрендә Тара шәһәрендә үтте. Җыр бәйгесенең оештыручылары өлкә мәдәният министрлыгы, Омскиның Дуслык йорты, Тара район хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать комитеты һәм татар милли-мәдәни оешмалары булды.
Татар җыры бәйгесе өлкә күләмендә җиденче мәртәбә үткәрелде. Катнашучылар һәрвакыттагыча өлкәнең төньягында урнашкан, татарлар тупланып яшәгән Большеречье, Колосовка, Тевриз, Усть-Ишем, Тара районнарыннан булды. Омскидан бер коллектив – "Умырзая" ансамбле катнашты. Быел ике башкаручы Знаменка районының Көчүк авылыннан да килгән иде.
Гомум алганда, VII өлкә "Татар җыры" бәйгесендә 28 ялгыз башкаручы, 16 җыр коллективы, җәмгысы 106 һәвәскәр җырчы катнашты. Бу сан инде берничә ел үзгәрми, ягъни бер йөздән әллә ни артык булмый. Чөнки оештыручылар тарафыннан катнашучылар саны катгый чикләнә – бәйгенең шартлары буенча "Татар җыры" бәйгесендә көч сынашучылар һәр коллективтан 12 кешедән артмаска тиеш.
Шуңа да карамастан үсеш юк дип әйтеп булмый. Авыл-районнардан килүчеләр арасында көчле җырчылар, коллективлар шактый булды, милли киемнәрнең дә төрлелеге, күркәмлеге күзгә чалынмый калмады. Жюри составында эшләгән музыка белгече Әлфия Дистанова да бу хакта ассызыклап әйтеп үтте:
"Җырчыларның башкару осталыгы елдан-ел үсеш ала бара, иң сөендергәне яшьләрнең күп булуы. Тагы да күңелне җылыткан бер нәрсә – өлкә үзәгеннән еракта урнашкан Тара районында җыр сәнгатенең югары дәрәҗәдә булуы. Җирле хакимиятләрнең ярдәме күренеп тора, костюмнары яхшы. Бик зур рәхмәт катнашучыларга, татар җырын саклыйлар, яшь буынга тапшыралар. Татар моңы сакланган, бәйгенең шартлары буенча озын көйләр, халык җырлары башкарылуы да бик яхшы», дигән фикерләрен белдерде.
Дөрестән дә, җирле хакимият милли мәдәниятләр үсешенә игътибарсыз түгел. Район үзәгендә "Халыклар дуслыгы йорты" эшләп килә, Тараның "Нур" татар мәдәният үзәге анда зур гына бер бүлмә биләп тора. Тара районы башлыгы Сергей Зуйков тәбрикләү сүзләрендә дә, милли мәдәниятләрнең үсеше буенча районда күп төрле эшләр алып барыла, дигән сүзләр әйтте.
Татар җыры бәйгесе Тарада район мәдәни-ял үзәгендә барды. Анда шактый бай һәм кызыклы күргәзмә дә оештырылган иде, халык җирле рәссамнәрнең эшләре белән таныша алды, борыңгы җиһазлар, йорт кирәк-яракларын карады, ә күргәзмәдәге балалар куллары белән эшләнгән төрле вак-төяк әйберләрне сатып алырга да мөмкин иде.
Бәйге VI татар җыры конкурсының беренче бүләге иясе Әлмирә Гайнуллина җыры белән башланып китте. Катнашучылар яшь буенча икегә бүленеп ярышты – 16дан 35 яшькәчә һәм 36дан өлкәнрәкләр. 35 яшькәчә булган ялгыз башкаручылар арасында беренче урынга "Умырзая" фольклор коллективы җитәкчесе Гөлфия Шәйхитдинова лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Тараның "Якташ" клубы җырчысы Фәрид Корманов һәм шул районның Олы Уыш авылы мәдәният йорты җырчысы Надия Мәҗирова яулады.
36 яшьтән өлкәнерәкләр арасында да "Умырзая" алда булды, "Сыңрау торна" җыры белән беренче урынга ансамбльнең җырчысы Сәүчия Емельяненко чыкты. Бу номинациядә ике беренче урын билгеләнде – тагын бер бүләккә Большеречье районы Үләнкүл авылының "Наза" ансамбле җырчысы Наҗия Рәчапова лаек дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарда "Наза" ансамбле җырчысы Рәҗия Мәхмүтова һәм Олы Уыш авылы мәдәният йорты җырчысы Нариман Сөләйманов булды.
"Җыр ансамбльләре" номинациясендә дә "Умырзая" коллективына югары бәя бирелде – ансамбльнең "Моң" төркеме "Ишкәкче" җыры белән беренче дәрәҗәле бүләккә ия булды. Икенче урын Колосовка мәдәният йортының "Язмыш" җыр төркеменә бирелде, өченче урынга ике коллектив –Усть-Ишем районы Әшевән авылының "Аккош" төркеме һәм Үләнкүл авылының "Наза" ансамбле лаек булдылар.
VII өлкә "Татар җыры" бәйгесе катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.
Татар җырын башкаручыларның осталыгын бәяләүчеләр Омскидан да Тарадан да билгеләнгән иде. Жюри рәисе, Омски өлкәсе эчке эшләр идарәсенең җыр-бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Закиров: "Мине беренче мәртәбә чакырдылар, бик канәгатьмен, яхшы тавышлар, талантлар бар, бик яхшы мондый бәйгеләрнең үткәрелүе, афәрин оештыручылар", дигән фикерен әйтте.

Your browser doesn’t support HTML5