Икътисад өлкәсендә Нобель бүләгенә өч американ галиме лаек дип табылды

2013 елда Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге АКШта эшләүче өч галим - Ларс Питер Хансен (Lars Peter Hansen), Юджин Фама (Eugene F. Fama) һәм Роберт Шиллерга (Robert J. Shiller) бирелде. Бу хакта швед фәннәр академиясе хәбәр итте. Әлеге галимнәрнең тикшерүләре киләчәк елларга кыйммәтле кәгазьләрнең бәяләрен фаразларга мөмкинлек бирә.

Өч икътисадчы да АКШта туган. Аларның иң өлкәне Юджин Фама фәнни дәрәҗәне Чикагого университетында 1964 елда ала. Ул кыйммәтле кәгазьләрнең бәяләренең чайкалуы нигезендә тикшерү эшләре алып бара.

1946 елда туган икенче галим Роберт Шиллер әлеге чайкалу диведендларга бәйле булуын күрсәткән.

Шулай итеп 2013 елгы Нобель бүләге ияләренең барысы да игълан ителде.

Котлау тантанасы Альфред Нобельның вафаты көнендә – 10 декабрьдә Стокһольм һәм Ослода үтәчәк. Һәр бүләкнең бәясе 1,2 миллион доллар.