Волгоград шартлавыннан соң иминлек чаралары арттырыла

Your browser doesn’t support HTML5

22 октябрьдә Азатлык хәбәрчесе Волгоградта дүшәмбе көнне булган шартлау урынын видеога төшерде.

Волгоград автобусында шартлаган бомба ике-өч килограм тротил көчендә булган. Шартлаудан соң һава аланнарында һәм вокзалларда иминлек чаралары арттырылды.
Дүшәмбе көнне Волгоград автобусында бомба шартлау нәтиҗәсендә яраланган 33 кешенең 13е балалар булуы әйтелә. Корбаннар саны әлегә элеккечә кала – алты кеше. Әмма яраланганнар арасында авыр хәлдә булучылар да шактый.

Шартлауны чыгышы белән Дагыстаннан булган интихарчы 30 яшьлек Наида Асиялова оештырган дип фаразлана. Шартлаткыч ике-өч килограм тротил көчендә булган. Шартлау урынында Асиялова исеменә Махачкала-Мәскәү автобусына билет табылган, дип хәбәр итә хокук саклаучылар.

“Коммерсант” язуынча, Асиялованың ире Дмитрий Соколов - шартлаткычлар ясаучы сугышчы. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, ул 2013 елның 25 маенда Махачкалада булган террор гамәлен әзерләгән булган, хәзер аны эзлиләр.

Волгоград өлкәсендә өч көнлек матәм игълан ителде. Һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум, каты яраланганнарга 400 мең, җиңелчә яраланганнарга 100 мең сум түләнәчәк.

Казанда да иминлек чаралары арттырылды

Дүшәмбе көнне Волгоградта булган террор гамәленнән соң Казанның транспорт үзәкләрендә иминлек чаралары арттырылды. Казанның ике тимер юл вокзалында һәм һава аланында тикшерүләр саны арттырылган, өстәмә иминлек саклаучылар җәлеп ителгән. Тавыш көчәйткечләреннән халыкны уяу булырга чакырган игъланнар кабатланып тора.

Һава аланының матбугат вәкиле Регина Талова хәбәр итүенчә, Волгоград вакыйгаларыннан соң һава аланы хезмәткәрләре белән өстәмә укулар оештырылган.

Казан тимер юлы вокзалы җитәкчесе Андрей Хоткин сүзләренә караганда, хиҗап кигән хатын-кызларны өстәмә тикшерергә мөмкиннәр.

"Моны без итагатьле итеп, дини һәм кеше хокукларын бозмыйча эшләргә тәкъдим итәчәкбез", диде Хоткин журналистларга.