Мәскәүдә Польша илчелегенә һөҗүм
Your browser doesn’t support HTML5
Мәскәүдә Польша илчелеге янында хакимиятләр белән килешенмәгән чара үткәргән дүрт кеше тоткарланды. Алар Польша илчелеге каршында "Варшаудан алып Порт-Артурга кадәр Русия!” дигән язу күтәрде, илчелеккә төтен чыгаргычлар, файерлар атты. Пикетны оештыручылар бу чараның 11 ноябрь Варшауда Русия илчелеге янында милләтчеләр чыгышына җавап икәнен белдерде.