"Татарстан"га иске очкыч китерү тарихы тикшерелми

Казанда җимерелгән, элек Bulgaria Air ширкәтендә кулланылган Боинг 737 очкычы

Очкыч һәлакәтенең сәбәпләрен хәзер инде бу дөньяда булмаган экипаж хатасы белән бәйләсәләр дә, һәлакәткә тарыган Boeing-ның һәм "Татарстан" һава ширкәте очкычларының искергән булуын инкяр итеп булмый. Ширкәтне шушы юлга кертеп җибәргән элекке Русия министры һәм шикле Болгартан эшмәкәре фаҗигане тикшерүчеләр игътибарыннан читтә кала.

"Татарстан" һава ширкәте Боингларны 2008 елда операцион лизинг нигезендә куллана башлады. Бу хакта килешүләр Болгарстанның Bulgaria Air ширкәте белән төзелгән. Очкычлар лизингы болгар инвесторларының "Татарстан" һава ширкәте арасындагы зур килешүнең башы булды.

2008 ел ахырында Болгарстанның “Химимпорт” (Bulgaria Air шуның бер өлеше) һолдингының башкарма мөдире Иво Каменов ул вакыттагы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очраша.

Иво Каменов

​Очрашудан соң Каменов һолдингның Казан һава аланын төзекләндерү һәм "Татарстан" һава ширкәтенең паркын тулыландыру өчен 70 миллион доллар инвестиция кертәчәге турында килешү төзелгәнен хәбәр итә.

Вәгъдә ителгән яңа очкычлар урынына болгар инвесторлары Татарстанга күп еллар кулланылган иске Боинглар кайтара

Каменовның "Без һава ширкәтенең иске совет очкычларын яңаларга алыштырачакбыз. Бер ел эчендә кимендә 10 Боинг очкычы алу турында сүз бара”, дигән сүзләрен "Эксперт" журналы китерә.

Вәгъдә ителгән яңа техника урынына болгар инвесторлары Татарстанга күп еллар кулланылган иске Боинглар китерә (Казанда фаҗигагә тарыган очкычка 23 ел иде).

Ләкин бу килешүләр һава ширкәтенә зыянга гына була. Һәрбер очкычның лизингы аена 165 мең долларга төшә. Ә белгечләр исәпләвенчә, ул вакытта андый очкычның лизинг бәясе 100 мең доллар тирәсе булган. Җитмәсә, иске очкычларны гел карап-төзәтеп торырга кирәк. Килешү шартлары нигезендә мондый сервисны Болгарстанда гына ясарга була. Моның өчен дә һәр очкычка ай саен 100 мең доллар түләргә туры килә.

Болгар ширкәте белән эшләгәндә "Татарстан" һава ширкәте зур икътисади зыян кичергән һәм бурычларга баткан. Бу аның юлчыларга күрсәткән хезмәт сыйфатының дәрәҗәсендә, хезмәткәрләрнең хезмәт хакында да чагылыш тапкан.

2013 елның мартында, Универсиада якынлашып килгәндә Татарстан ягының түземлеге җитми, болгарлар белән хезмәттәшлек туктатыла.

Нигә “Химимпорт” һәм Bulgaria Air?

Үзенән үзе сорау туа: нигә "Татарстан" һава ширкәте шундый отышсыз шартларда бу ширкәтләр белән хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр булган? Җаваплар бераз тирәнрәк.

2008 елда хосусый "Татарстан" һава ширкәте зур югалтулар кичергәннән соң янәдән дәүләткә кайтарыла. Республика хакимияте шул ук Универсиадага дип һава аланын төзекләндерү һәм һава ширкәтен үстерү юлларын эзли.

Slon.ru язганча, үз тәкъдимнәре белән Татарстанга Русиянең элекке табигать байлыклары министры, ә хәзер Русия президентының Ерак Көнчыгыштагы вәкиле булган Юрий Трутнев килә. Болгар эшмәкәрләре белән Татарстанны нәкъ шул дуслаштыра да инде.

Русия президентының Ерак Көнчыгыштагы тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев

Трутневның Иво Каменов белән якын дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләре һәм бу мөнәсәбәтләргә бәйле үз мәнфәгатьләре була. Икесе дә карате кекусинкай белән шөгыльләнә, һәрберсе үз иленең карате федерациясен җитәкли. Трутневнең улы Дмитирий исә Каменовның шул ук “Химимпорт” һолдингы структурасындагы зур банкта югары вазифада эшли. Нәкъ аның аркылы “Химимпорт” Русиянең күп ширкәтләренә үтеп кереп, хиссәләр пакетында үз өлешен булдыра. Мисал өчен, Татарстандагы Татинвестбанкның хәлиткеч хиссәләре пакеты да Каменов һолдингы кулында. Банкның мөдирләр шурасына Трутнев та керә.

"Болгарстан криминалының якты йолдызы"

"Химимпорт" һолдингы һәм Иво Каменовның үзенчәлекле тарихы бар. Болгарстанда аны ТИМ исеме белән дә бәйлиләр. ТИМ -- 1990нчы еллардагы иң зур болгар җинаятчел төркемнәренең берсе. 2011 елда журналист Невяна Троянска аның турында "ТИМ -- Болгарстанны яулаган төркем" дигән китап чыгара. Анда җинаятчел төркемнең криминалдан зур бизнеска үсү тарихы тасвирлана.

ТИМ төркеме WikiLeaks документларында да очрый. Американ дипломатлары аны "Болгарстан криминалының якты йолдызы" дип атый һәм ТИМ исеменең килеп чыгышын аның җитәкчеләре исемнәре белән бәйли: Тихомир Иванов, Иво Каменов, Марин Великов.