"Татар, уян!" хуҗасына хөкем карары көчендә калдырылды

“Татар, уян!” гәзите

25 ноябрь Башкортстанның югары мәхкәмәсе Бөре районы мәхкәмәсенең "Татар, уян!" интернет сәхифәсенә 80 мең сум штраф түләтү карарын көчендә калдырды.
Башкортстанның югары мәхкәмәсе дүшәмбедә “Татар, уян!” интернет сәхифәсе эше буенча утырыш уздырды. Элегрәк хәбәр итүебезчә, сәхифә АКШта яшәүче галим һәм милләпәрвәр Вил Мирзаяновның “Татар милли идеясе һәм идеологиясе” исемле мәкаләсен урнаштыру өчен хөкем ителгән иде. “Татар, уян!” мәхкәмә тарафыннан экстремист эчтәлекле дип табылганнан соң да сәхифәдән алынмавы сәбәпле дип Бөре мәхкәмәсе сәхифәне оештыручы Радик Нуретдиннан 80 мең сум акча түләтү карары чыгарган иде. Югары мәхкәмә аны көчендә калдырды.

Радик Нуретдин

Радик Нуретдин: “2012 елда “Татар, уян!” сәхифәсенең шул исемдәге басма гәзитенә хөкем карары чыгарылган иде. Гәзит апрель аеның икенче санында Мидхәт ӘхмәтовныңБашкорт халкына одаисемле язмасы өчен ябылган иде. Ул язма Бөре мәхкәмәсе тарафыннан экстремист эчтәлекле дип табылган иде. Ода авторы сорау алуларны һәм басымнарны күтәрә алмый 2012 елның 21 июнендә бакыйлыкка күчте. Аннан соң интернет сәхифәдәге “Татар милли идеясе һәм идеологиясе” язмасы экстремист эчтәлекле дип табылды. Мәхкәмә мәкаләне бер ай эчендә алырга дигән карар чыгарды. Мин шулай эшләдем дә.

Быел 30 май йортымда тентү үткәреп, компьютерларымны алып киттеләр. Интернет сәхифәне дә ябып куйдылар. Моны сәхифәдә көн күргән берничә комментар белән аңлаттылар.

Ләкин Бөре мәхкәмәсе сәхифәдән мәкаләне алмау өчен дип ашык-пошык карар чыгарган иде. Инде килеп, Башкортстанның югары мәхкәмәсе дә эшне ашык-пошык карап, карарны шул килеш калдырды”, диде.

Леонид Чернов

Кеше хокукларын яклау хәрәкәтенең Башкортстан буенча башкарма директоры Леонид Чернов: “Бөре мәхкәмәсе төп гаепне экстремист эчтәлекле дип табылган язманы вакытында алмау дип тапкан иде. Без аның белән килешми республиканың югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иттек. Гаризабызны кабул иткәндә Бөре мәхкәмәсе карарының дөрес булмавын тануларын белдерделәр. Без уңай карар көттек. Инде килеп, югары мәхкәмә кабат шул карарны көчендә калдырды.

Без Башкортстанның югары мәхкәмәсе идарәсенә кассация шикаяте язачакбыз. Алар да уңай хәл итмәсә, Русия, халыкара мәхкәмәләргә кадәр барып җитәчәкбез. Русиядәге мәхкәмәләрнең “гадәтен” күпләр белә. Безнең өчен гаделлеккә ирешү - принцип эше”.