Русияләрнең күпчелеге илнең дошманнары арта бара дип исәпли. Моны “Левада-центр” уздырган сораштыру нәтиҗәсе күрсәтә. Халык фикеренең шулай үзгәрүенә дәүләт пропагандасы сәбәп булып тора ди белгечләр.
Русия халкының 78 проценты илнең дошманнары бар дигән фикердә (2012 елда 63 процент булган). Бары тик 13 проценты гына Русиянең дошманнары юк дип уйлый.
Бу күренеш 2003 елны хәтерләтә: ул вакытта хакимият шулай ук актив рәвештә тышкы дошманнар бар дигән пропаганда уенын уйнаткан иде. Шуннан соң сораштыруда 78 процент кеше Русиянең дошманнары бар дип җавап бирде. Әлеге пропагандадан соң НАТО Гыйракка керде, Грузиядә “гөл инкыйлабы” булды, Русиядә Михаил Ходорковский кулга алынды.
Мәскәү Карнеги үзәгенең фәнни шура әгъзасы Мария Липман белдергәнчә, халыкта мондый фикерләрнең активлашуы алдан планлаштырылган пропаганда нәтиҗәсе. Янәсе, ул тышкы дошманнарның агентлары булган эчке дошманнар турында сөйләп тора.
“Шул рәвешле, халык төрле эчке проблемнарны тышкы дошманнарда күрә”, - ди Русия фәннәр академиясе социология институтының югары фәнни хезмәткәре Леонтий Бызов.
“Илдә төрле проблемнар булган вакытта - бу иң җиңел юл. Электоратны хакимият тирәсендә туплыйлар, ә проблемнар өчен җаваплылыкны дошманнарга сылтыйлар. Эчке дошманнар да җиңел генә табыла - гейлар, хөкүмәттән бәйсез оешмалар, гринпислылар һәм башкалар. Ә алар, имеш, тышкы дошманнарның ярдәмчеләре”, - ди белгеч.