Башкортстанда Таһир Ахунҗанов белән хушлаштылар

Таһир Ахунҗанов

25 ноябрь күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы Таһир Ахунҗанов вафат булды.
Ахунҗанов дистәгә якын китап авторы. 1980нче елларда коммунистлар фиркасендәге каршылыклар, бәрелешләр хакында “Ак йорттагы җәнҗал” романыннан соң, хакимият тарафыннан читкә тибелде.

Шулай ук ул драматург буларак та билгеле. Аның “Галия” повесте нигезендә куелган спектакль Мәҗит Гафури исемедәге Башкорт академия драма театрында күп еллар зур уңыш белән барды.

Ахунҗанов 1964 елда Башкортстан татарларының ул чакта бердәнбер газетасы булган – “Кызыл таң”ны җитәкли. Ул баш мөхәррир булган чорда басма иң зур тираж – 110 мең данә белән басыла.

Таһир Ахунҗанов пенсиягә чыккач та матбугат белән эшчәнлеген туктатмый. 1994 елда республика татарларының “Тулпар” журналы нәшер ителә башлагач анда берничә ел проза бүлеге мөдире булып эшли.

Мәрхүм белән хушлашу 26 ноябрь көнне республика парламенты бинасында узды.

Your browser doesn’t support HTML5

Таһир Ахунҗанов турында Башкортстан журналистлары берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков


Your browser doesn’t support HTML5

Таһир Ахунҗанов турында Башкортстан язучылар берлеге рәисе Риф Тойгонов


Your browser doesn’t support HTML5

Бишбүләк хакимияте башлыгы Наил Гатауллин Таһир Ахунҗанов исемен мәңгеләштерү турында


Үзенең 75 яшьлек юбилее вакытында танылган язучы Таһир Ахунҗанов "Азатлык" аша яшьләргә мөрәҗәгать итеп, "безне тиргәмәгез, без бәхетле", дигән иде.

Your browser doesn’t support HTML5

Таһир Ахунҗановның мәрхүм булганчы яшь буын өчен "Азатлыкка" калдырган мөрәҗәгате