26 ноябрьдә Казанның "Ярдәм" мәчет-тернәкләнү үзәгендә күрү мөмкинлеге чикле шәкертләр катнашында Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте. Анда журналистлар булмады, халык шагыйре белән күрмәүчеләр арасында җанлы, җылы әңгәмә барды.
Равил Фәйзуллин "Ярдәм" мәчетен ишетеп белсә дә килеп караганы булмаган. Гомумән, ул бу үзәктә һәм мондый очрашуда беренче тапкыр катнашуын әйтте. Халык шагыйренең 70 яшьлек юбилеена багышланган кече форматтагы иҗат кичәсендә җыр, шигырь белән чыгыш ясаучылар булды. Яшь опера җырчысы Айрат Имашев "Аккошлар" җырын башкарды. "Ярдәм" тернәкләнү үзәгендәге "Бәрәкәт" ансамбле чыгыш ясады. Баянда шәкертләрнең берсе - Алмаз Әсхәдуллин уйнады.
Шагыйрь белән очрашуда төрле буын кешеләре, шәкертләр, Коръән хафизлар, балалар бар иде. Алар Равил Фәйзуллинның биографиясе, тормыш юлы, гаиләсе белән кызыксындылар. Борчыган сорауларын бирделәр. Иң мөһимнәреннән - күрмәүчеләр өчен татар язучы-шагыйрьләренең яңа әсәрләре, шигырьләре булмау, бүгенге татар әдәбиятының алар өчен яраклаштырылмавы. Мөхтәрәм кунак бу сорауга өлешчә җавап биреп, мин бу хәлне төптән белмим, үземдәге китапларны сезгә бирергә әзермен, дип әйтте.
Шәкертләр Равил Фәйзуллинның шигырьләрен укып, аның тагын алар килүен теләделәр.
"Алла боерса, килербез, мин монда үзем өчен яңа дөнья ачтым, яңа, уңай хис-кичерешләр алдым, уйландым да, куандым да", диде шагыйрь. Шунда ук ул Габдулла Тукайга, татар милләтенә багышланган шигырьләрен сөйләде.
"Тормыш дигән халыкара Сабантуйда батыр булып кала алырга кирәк безгә", дип Равил Фәйзуллин күрмәүчеләрне рухын үстереп китте.