Көңгерәләр иле Сабантуенда татарлар японча көрәште

Аделаида Сабантуенда түбәтәйле көңгерә

Австралиядә Сабантуй унынчы тапкыр оештырылса да, көрәш быел беренче тапкыр узды. Ул татар-сумо көрәше булды. Аделаидада рәсми рәвештә милләт йорты да ачылды.
Австралиянең Аделаида шәһәрендә узган быелгы Сабантуй турында татар-башкорт берләшмәсе вәкиле Диләрә Вәли белән сөйләштек.

Диләрә ханым, быел инде Сабантуй ничәнче тапкыр узды?

– Унынчы тапкыр үтте.

Халык күп килгән идеме?

– 300ләп кеше җыелды. Татарстаннан җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева һәм Марсель Вәгыйзов килеп халыкны бик кыздырдылар. Аларга кушылып яшьләр дә биеде.

Сабантуйга килүчеләр татарлар гына идеме?

– Күбесе, әлбәттә, татарлар, әмма башка милләт вәкилләре дә шактый килгән иде. Уйгырлар, үзбәкләр, төрекләр, урыслар булды. Беренче тапкыр килүчеләр дә күп иде. Алар инде бу бәйрәмнең шундый югары дәрәҗәдә оештырылуына шаккатты. Русиядән килүчеләр мондый урыс фестивален әле үткәргәне юк һәм алар хәтта Татарстанның безгә ярдәм күрсәтүенә көнләште дә.

Татарстан бәйрәмгә үзе теләгән артистларны җибәрәме, яки сезнең теләк искә алынамы?

– Быелгы артистлар Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан җибәрелде. Элекке елларда без үзебез сораган идек һәм шуларны җибәрделәр. Төрлечә була. Артистлар бер килеп җырлап китәр өчен генә килми. Алар мондагы татарлар белән бергә җыелышып, җырлашып, аралашып вакытын уздыра. Без артистларны да шуны күздә тотып чакырабыз. Менә быел да артистлар әле пәнҗешәмбе көнне генә Татарстанга кайтып китәчәк.

Димәк, артистлар Сабантуйда гына катнашып калмый.

– Юк. Менә узган җомга көнне музыкаль концерт булды. Анда шулай ук башка милләт вәкилләре дә килде. Сораулар булгач Марсель бераз урысча да җырлады.

Шимбә көнне исә тагын зур чара узды. Монда Австралия татарларының тарихында беренче тапкыр мәдәни һәм дини үзәк ачылды. Ул Ләйлә Садри исемен йөртә. Татар эшмәкәре Рөстәм Садри аны татар диаспорасына бүләк итте. Бу хәлгә инде 4-5 ай булды, ә шимбә көнне ул рәсми ачылды. Якшәмбе инде Сабантуй узды.

Быелгы Сабантуйда башка еллардан аермалы берәр нәрсә булдымы?

– Сабантуйны ике кеше алып барды. Берсе – Истанбулдан килгән Рауза Вәли, икенчесе – Шәүкәт Вәли. Бәйрәмне дога белән Казаннан яңа килгән имамыбыз Булат Ишмөхәммәтов башлады. Аннары хакимият вәкилләре бәйрәм белән котлады. Бу парламент әгъзалары, министрлар иде. Шуннан концерт башланып китте. Алар белән бергә Австралиядә туып үскән татар балалары бию белән чыгыш ясады. Уйгыр кызы да бию күрсәтте. Рауза Вәли дә бер татар, бер төрек җырын башкарды.

Концерттан соң уеннар башланды. Бездә ястык белән сугышу бик популяр. Барысы да аны бик ярата. Шулай ук аркан тарту, йомыркалы кашыкны авызга куеп чабу һәм башка уеннар булды. Быел беренче тапкыр көрәш оештырылды. Австралиядә японнарның сумо көрәше бар һәм без аларның костюмнарын сатып алып татар-сумо көрәшен уздырдык. Көрәштә бик күпләр катнашты.

- Казаннан имам килүдән тыш, соңгы вакытта Австралия татарлары тормышында тагын нинди яңалыклар булды?

- Татар-башкорт җәмгыятенең тарихи һәм мәдәни проекты тормышка ашты. Татар халкының кыскача тарихы, мәдәнияты, гореф-гадәтләрен, Австралиядә яшәүче 21 гаиләнең кыскача гомер тарихын һәм татар-башкорт җәмгыятенең җәмәгать өчен эшләгән хезмәт тарихын үзенә алган “Иреклеккә сәфәр” исемле тарихи китап татар һәм инглиз телләрендә (гарәп хәрефендә) басылып чыкты.

Аделаида Сабантуе