Татар активистлары газапланучы мөселманнарны яклап пикетка чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Татар милләтчеләре мөселманнарны яклап пикетларга чыкты

18 декабрьдә Казанның өч урынында ялгыз пикетлар оештырылып, Татарстанда тоткарланган мөселманнарга теләктәшлек күрсәтелде. Пикетка чыгучылар тоткарланучыларның кеше хокукларын үтәүне һәм тикшерүне гадел алып баруны таләп итте.
Ялгыз пикетлар Бауман урамында, Татарстан тикшерү комитеты алдында һәм Татарстан парламенты каршысында оештырылды. Пикетка чыгучылар кулларына Татарстан парламенты һәм Татарстан тикшерү комитетларына атап урыс телендә язылган "Без Кама аръягында тоткарланганнарның кеше хокукларының бозылуын тикшерү өчен махсус комиссия төзүне таләп итәбез!" дигән шигарләр күтәрде.

Бауман урамындагы ялгыз пикетка чыккан ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев, Чистай һәм Түбән Камада мөселманнарны кулга алу һәм эзәрлекләү дәвам итүен белдерде.

"Бу турыда интернетта бик күп мәгълүмат бар. Мәсәлән, тоткарланган Рафаил Зариповтан сорау алганда кеше хокуклары бозылуы турында язылды. Татарстанда барган бу хәлләргә республика дәүләт шурасының үз фикерүен белдерүен сорыйбыз. Хәзерге вакытта Рафаил Зариповның реанимациядә ятуы турында хәбәрләр бар. Ләкин башка берни әйтелми. Ул кеше хәзер дә хастаханәдә ятамы яисә ятмыймы, аны әйтергә була бит. Аның да ата-анасы бар, балалары, туганнары бар. Ул уйлап чыгарылган вакыйга түгел", дип белдерде Фәрит Зәкиев.

Татарстан парламенты алдында Зәкиевнеке кебек шигар күтәргән ТИҮнең икенче бер вәкиле Ринат Йосыпов Чистайдагы татар егетләренең тоткарланып җәберләнүләре турындагы хәбәрне "Безнең гәҗит" басмасы аша белүен әйтте.

"Татарстандагы тынычлык кемгәдер ошамый. Шуңа күрә провокация китереп чыгарырга телиләр. Мин Татарстан дәүләт шурасында махсус комиссия төзелеп тоткарланган мөселманнарга каршы алып барылган җинаятьне туктатуны таләп итәм", дип белдерде ул.

Татарстан тикшерү комитеты алдына исә "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чыкты.

"Соңгы араларда респуликада булган вакыйгалар күңелебезгә борчу салды. Шикле шартлаулар һәм шикле чиркәү яндырулардан соң республикада мөселманнарны күпләп кулга алулар башланды. Интернет мәгълүматларына ышансаң Чистай һәм Түбән Камада мөселманнарны тоткарлап җәберлиләр, аларга каршы физик көч кулланалар икән. Без боларга ризасызлык максатыннан шушы пикетларга чыктык. Чыннан да тикшерү эше болай алып барыла икән, бу канунсыз һәм без бу канунсыз эшләрне туктатуны таләп итәбез", дип белдерде Наил Нәбиуллин.