2013нең иң абруйлы кешеләре: Азатлык укучылары фикере

“The Times” газеты

Азатлык укучылары белән бергәләп узган елның иң абруйлы кешесе кем булганлыгын ачыклыйбыз. Беренче өлештә укучыларга үзләре өчен кемнең абруйлы булуын Азатлык форумына язу тәкъдим ителгән иде. Икенче өлештә иң абруйлы кешеләрнең кемнәр булганлыгын шул исемнәр өчен тавыш бирү ысулы белән ачыклыйбыз.
2013 елда дөньяда иң абруйлы кеше Microsoft ширкәтен оештырган Билл Гейтс булган. Узган елга йомгак ясап Time журналы "Ел кешесе”н игълан итсә, Forbes журналы “Иң тәэсирле кешеләр” исемлеген чыгарса, Британиянең The Times газеты 2013 елда башкаларны сокландырган абруйлы кешеләр исемлеген төзегән.

Бу исемлек дөньяның 13 илендә 14 меңләп кеше катнашында үткәрелгән фикер белешү нәтиҗәләренә нигезләнә.

Фикер белешүдә катнашканнарның 10,1 проценты үзләре өчен иң абруйлы кеше дип Билл Гейтсны атаса, исемлектә икенче урынны алган АКШ президенты Барак Обаманы 9,27 процент кеше иң абруйлы дип атаган. Рим папасы Францисктан бераз күбрәк, 3,84 процент җыйган Русия президенты Владимир Путин абруйлылар исемлегендә өченче урында.

Исемлеккә финансистлар, эшмәкәрләр, актерлар, җырчылар, спортчылар, гомумән, төрле юнәлештә эшчәнлек алып баручы кешеләр кергән.

Шулай уң аерым илләрдәге кешеләрнең фикере нигезендә шул аерым илнең үзенең исемлекләре дә төзелгән. Мәсәлән, Русиядәге фикер белешүләр нигезендә төзелгән исемлектә Путин 24,62 процент белән беренче урында булса, 6,62 процент җыйган Гейтс икенче урында.

Русиядә абруйлылар исемлегендә өченче урында мәшһүр кино йолдызы Анжелина Джоли. Джоли фикер белешүдә катнашканнарның 5,26 процентын сокландырган. Дүртенче урында – Германия канцлеры Ангела Меркел (2,89%), бишенчедә – Алла Пугачева (2,55%).


Шәхсән Сезнең өчен 2013 елның иң абруйлы кешесе кем? Азатлык форумында тәкъдим ителгән исемнәрнең берсе өчен тавышыгызны бирегез.