Акмәчеттә Киевның "репрессив" кануннарына каршы митинг үтте

Украина Югары Радасы кабул иткән кануннарга ризасызлык митингы. Акмәчет, 17 гыйнвар

17 гыйнвар Акмәчеттә Евромайдан тарафдарлары Украина Югары Радасы кабул иткән "репрессив" кануннарга ризасызлык белдереп митинг үткәрде. Митинг башлануга каяндыр килеп чыккан бер төркем яшьләр шигарләр кычкырып митингны өзәрә тырышты.
Акмәчеттә 17 гыйнварда Украина президенты вәкаләтханәсе каршында Кырымдагы җәмәгать оешмалары вәкилләре, журналистлар митинг үткәрде. Алар Украина Югары Радасының 16 гыйнварда кабул иткән берничә канунына ризасызлык белдерделәр, бу җәнҗаллы кануннар демократик нормаларны боза дип исәплиләр.

Митинг башланганнан соң каяндыр килеп чыккан тагын бер төркем яшьләр шигарләр тотып митингка комачаулап шул шигарләрне кычкырып тордылар.

Югары Рада кабул иткән кануннарга каршы чыккан митингта катнашучылар: "Я не буду исполнять закон, нарушающий Конституцию", "Нет полицейскому государству" кебек шигарләрне тотып торган булсалар, аларга каршы торганнар: "Снимайте маски, грантоеды", "Закону Колесниченко-Олейникова – Да!", "Покажи свое лицо, Майдан", "Долой иностранное вмешательство", "Да! Европейским законам в Украине!” кебек шигарләрне тотып митингга комачаулап кычкырып тордылар.

Your browser doesn’t support HTML5

Акмәчеттә Евромайдан чарасын өзү тырышлыгы


Моңа карамастан, җәмәгать оешмалары вәкилләре, кеше хокуклары өчен көрәшүчеләр митингны уздырып, Украина гимнын җырлап, Украина гражданнары, БМО, ОБСЕ исеменә мөрәҗәгать кабул иттеләр һәм аны президентның даими вәкиле урынбасарына тапшырдылар. Митингта катнашучылар украин халкын берләшергә, диктатор режимын бәреп төшерергә чакырып мөрәҗәгатькә имзаларын куйдылар. Кырымтатарларыннан митингта мәҗлес әгъзалары Искәндәр Бариев, Әминә Авамилева, кырымтатар журналистлары да катнашты. Митингны 15кә якын милиция хезмәткәрләре күзәтеп торды.

Евромайдан чарасын өзәргә тырышкан яшьләр

16 гыйнвар көнне “Русское единство”ның Кырымдагы фиркасе кабул ителгән кануннарны хуплап бәянәтнамә кабул итте. Бу фирка кабул ителгән кануннар Украинада тәртипне урнаштырыр, стабильлекне барлыкка китерер дип саный. "Евроинтеграторлар" һәм демократия өчен көрәшүчеләрнең провокацияләр активлыгы” каршында кануннар нигезле һәм максатлы" диелә бәянәтнамәдә.

Украина Югары Радасы 16 гыйнварда Регионнар фиркасе һәм коммунистлар әзерләгән тугыз канунга төзәтүләр кертте, дәүләт бюджетын кабул итте. Депутатларның күпчелеге (президентның Регионнар фиркасе һәм коммунистлар) электрон рәвештә түгел, ә кулларын күтәреп тавыш биргәннәре оппозициядә шик һәм сораулар тудырды. Регионнар фиркасенең кайбер депутатлары кануннарга кертелгән өстәмә һәм үзгәрешләрне күрмәгәнен, аларның Рада комиссияләрендә каралмаганын белдергән. Оппозиция моны дәүләт фетнәсе һәм путч дип атады. Кабул ителгән кануннар массакүләм репрессияләргә юл ача дип хисаплый экспертлар. Кануннарга күрә чит илләрдән акча (грантлар) алып эшләгән жәмәгать оешмалары өстәмә салым түләячәк, хакимият ризалык бирмәгән төрле урам җыеннарын, автойөрешләрне милициягә таркатырга, катнашучыларны кискен җаваплылыкка тартырга хокук бирелә, интернетта, матбугат чаралырында ясалган тәнкыйтьле чыгышлар өчен хәтта җинаять җаваплылыгы кертелә, җәмәгать оешмаларының эшчәнләгенә контроль көчәйтелә һәм башкалар.

Евромайдан чарасын өзәргә тырышкан яшьләр

Украина Югары Радасы кабул иткән кануннарны президент Виктор Янукович инде имзалаган. Килеп чыккан вазгыятьне кайбер сәясмәннәр президент диктатураны канунлаштырды, Киев мондый кануннарны кабул итеп Мәскәү үрнәгеннән чыгып, аңа ияреп эшли диләр. Еврокомиссар Штефан Фүле Янукович кануннарны имзалаган соң “Кая барасыз, господин президент?” дип язган Твиттерда.

Кабул ителгән кануннар Киевта 100дән артык җәмәгать оешмаларының мәйданда мобилизация игълан итүгә китерде. Үзләренең бәянәтнамәләрендә алар бу кануннарны танымаска, аларны үтәмәскә чакырды. “Тик халыкның массакүләм каршылыгы җинаятьчеләрне һәм репрессияләрне туктата ала. Һәрберебез үзебезнең азатлыгыбызны, гаиләбезне, Украинаны химая итү өчен торырга тиешбез. Диктатура һәм башбаштаклыкка нокта куярга вакыт җитте. Бу көннәр - хәлиткеч көннәр”, диелә бәянәтнамәдә.

19 гыйнварда Киевта чираттагы “Халык җыены” (“Народное вече”) чакырыла. Акмәчеттә узган митинг кабул ителгән кануннарга булган каршылыкның бер мисалы булса кирәк.