"Азатлык" татар яшьләре берлеге бүген Карл Маркс урамындагы бинадан әйберләрен чыгарырга мәҗбүр булган. Казан хакимияте тәкъдим иткән өч бинаны да яшьләр яраксыз дип тапкан.
Казанның Карл Маркс урамындагы 41нче йорт узган елның көз айларында эшмәкәр Илдус Гыймадов тарафыннан сатып алынса да, Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге анда әлегә кадәр җыелуларын дәвам итте. 22 гыйнвар көнне исә "Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллинга бинаны бушатырга кушканнар. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.
– Наил, бу хәл ничек булды?
– Мин иртән бинага килдем һәм күрәм – анда бик күп полиция, ФСБ һәм Казан шәһәре башкарма комитеты хезмәткәрләре тора. Алар миңа бинаны бушатырга кушты. Әгәр чыкмасагыз җинаять эшләре ачабыз дигән булдылар. Полициягә буйсынмау өчен тагын җазага тартырга мөмкин булуын әйттеләр. Буйсынмыйча булдыра алмадык. Егетләр белән сөйләштек тә әйберләрне ташыдык. Кайбер әйберләр әле калды-калуын.
– Сезне бинага әйберләрне алып чыгу өчен генә керттеләрме?
– Әйе, нәкъ шуның өчен генә. Без әйберләрне кую өчен гараж ялларга мәҗбүр булдык.
– Татар иҗтимагый үзәгенең дә бинада әйберләре бардыр бит?
– Тататр иҗтимагый үзәге вәкилләре президент идарәсенә китте. Аларның әйберләре калды.
– Бу Карл Маркс урамындагы бинаны сатып алган Гыймадов татар милли хәрәкәте вәкилләре белән очрашачакмын дип әйткән иде, очраштымы?
– Очрашты. Аңа күрәсең басым булгандыр. Ул бездән китүебезне сораган иде. Без китмәгән идек. Барыр урыныбыз юк иде, шуңа китмәгән идек инде.
Әле бинадан куу гына түгел, мине фатирдан да кудылар. Фатир хуҗасы әйтүенчә, аңа мине ФСБ кудырырга кушкан. Инде мине Хәтер көне алдыннан ук куарга кушкан булганнар, ләкин ул кумаган. Хәзер инде ФСБдан каты басым башланды һәм чыгарырга мәҗбүр булуын әйтте. Айлык акчасын да кайтармады. Монда системалы рәвештә басым бара.
– "Азатлык" берлегенә башка бернинди дә бина тәкъдим ителмәдеме?
– Безгә өч урын тәкъдим иттеләр. Беренчесе – Левченко бистәсендә. Ул Казан читендә. Икенчесе – Арбузов урамында. Урыны бик начар. Ремонт өчен 300 мең сумлап акча кирәк булачак. Ярымподвал бинасы. Яз-көз көннәрендә анда су керәчәк. Өченчесе – ЦУМ янында качаклар фонды урыны, ләкин ул бик кечкенә. Анда 20-30 кеше җыела торган урын юк, шуңа барысыннан да баш тарткан идек.
– Бу урыннарны Казан хакимияте тәкъдим иттеме?
– Әйе. Яхшы гына буш урыннар бар иде, әмма аларны безгә бирмәделәр. Гәрчә без сорап күп кенә хатлар да язган идек. Шул ук Карл Маркс урамындагы биналарны да, Камал театры янындагы элек "Шәрык" клубы булган бинаны да сорап карадык. Ул бина бит бүгенге көндә буш тора. Әмма берсен дә бирмәделәр.