Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге уздырган пикетта "Китмибез", "1552 ел - Казанда татарлар бетерелде, 2013 ел - татарларны өеннән куалар", "Закиров, Метшин! Татар йортын сату - татар халкын сату" дигән һәм башка татар, инглиз, рус телләрендә язылган шигарләр күтәрелде.
Пикетта ТИҮ йортын сатуга каршы сәяси ачлык игълан итүчеләр дә катнашты. Алар арасыннан Наил Нәбиуллин бина сатыла калса да ачлыкларын дәвам итәчәкләре турында кабатлады.
"Безне ашыгыч ярдәм табибларымы, әллә инде полиция чыгарамы без барыбер ачлыкны туктатмаячакбыз. Чөнки башка юл юк. Без ахыргача үзебезнең бинабыз өчен көрәшергә әзер. Аннан соң, бина бит ул бер символ гына, ул милләтнең көрәш символы. Без бина өчен генә көрәшмибез. Без милләтебезнең киләчәге, аның бүгенге барлыгы һәм милләтебезнең сакланышы өчен көрәшәбез", диде ул.
Икенче бер ачлык тотучы ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов, бу пикетны оештыруның максаты - халыкка бу вазгыятьне аңлату икәне турында әйтте.
"Сәяси ачлык игълан итеп бинада бикләнеп утырырга гына ярамый. Халыкка аз булса да әлеге хәлне җиткерергә дә тиешбез. Иртәгә бу йорт сатыла калган очракта да без вакыты билгесез ачлыгыбызны дәвам итәчәкбез", дип белдерде Ибраһимов.
ТИҮ вәкиле "Азатлык" радиосы сайтының форумында үзләре турында язылган мәкаләләрне укып, видеоларны карап, андагы фикерләрне тикшереп барулары турында әйтте һәм сайт форумында үзләренең ачлык игълан итүләренә каршы чыгучыларга карата үз фикерләрен белдерде.
"Һәрбер кеше үз фикерен әйтергә хаклы һәм шулай ук һәрбер кеше үз гамәле өчен җавап та бирә. Мин үзем кылган гамәлне татар халкына кирәксез гамәл дип атамыйм. Ятып калганчы атып калырга кирәк. Минем үз фикерем бар, форумга язучыларның үз фикере. Вил Мирзаянов форумда ничек уйлый икән, шулай уйласын. Аннан соң аның безгә карата әйткән сүзләре үз гамәленә каршы килә шикелле. Ник дисәң, мин аның "Вызов" дигән китабын укыган кеше. Һәм аның һәр җөмләсенә мин кулымны куям. Ул да бит үз вакытында аңа карата бәйләнүләр арткач каршы торырга мәҗбүр булган иде. Мин Мирзаяновның элекке гамәле белән килешәм", дип белдерде Рәүф Ибраһимов.
Пикетны Бауман урамыннан үтеп китүчеләр дә якыннан күзәтте. Килеп кайберләре пикетчыларга теләктәшлек күрсәтсә, кайберәүләр исә төрле темаларга алар белән бәхәсләшеп тә китте. Пикет барышын шулай ук бер төркем урыс милләтчеләре дә карап торды. Хәер, алар соңгы арада мондый пикетларның даими күзәтүчеләренә әйләнде. Шулай да, чара тыныч үтте, тәртип бозулар күзәтелмәде.
20 сентябрьгә Казанның Карл Маркс урамы 41/13нче йорттагы Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бинаны аукционда сату билгеләнгән. Казан башкарма комитеты аның бәясен 11,6 милион сум дип куйган. Аукционда катнашу өчен 10%лык беренчел акча кертелгән инде.
Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге әлеге бинаны саттырмас өчен моңа кадәр дә төрле пикет, митинглар уздырды. Ахыр чиктә шушы максаттан 14 сентябрьдә сәяси ачлык игълан итте. Аларның ачлыклары бүген алтынчы көненә керде.