Уфада "Нәүрүз гүзәле" бәйгесенә әзерлек бара

Бәйгене оештыру төркеме киңәшмәсе

28 февраль көнне Уфада татар кызларының “Нәүрүз гүзәле” бәйгесенең йомгаклау өлеше үтәчәк. Ә аңа кадәр районнарда финалга чыгачак 12 кызны сайлап алулар була. Уфада бәйгене оештыру төркеменең киңәшмәсе булып үтте.
Татар гүзәлләренең соңгы бәйгесе 2006 елда уздырылып шуннан соң ул алты елга туктап торды. Озын тәнәфеснең сәбәпләре байтак. Хакимиятләр ягыннан ярдәм булмау да, “Азатлык” татар яшьләре берлегенең таркатылуы да бу изге башлангычка аяк чалды. Элек тә бу бәйгене оештыруның башында торган “Азатлык” яшьләре берлеге рәисе Зәлия Ахунова бу эшне узган елда янә дә тергезеп җибәрде. Башкортстан Татар конгрессының яңа Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлангач, үзе үк җиң сызганып аны оештыру эшенә тотына. Быел да бу проектның төп җитәкчесе ул.

Зәлия Ахунова

Уфада Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиллегендә “Нәүрүз гүзәле” конкурсын оештыру төркеменең киңәшмәсе булып үтте. Анда вәкиллек җитәкчесе Альберт Максютов та катнашты. Сөйләшү барышында бәйгене үткәрү шартлары, аны финанслау мәсьәләләре һәм районнарда сайлап алу хәстәрлекләре турында фикер алыштылар.

Быелгы ярышма да, узган елдагысы кебек үк, өч этапта бара. Башта районнарда сайлап алу өлеше үтә. Жюри әгъзалары дүрт төбәккә чыга – Кыйгы, Дүртөйле, Стәрлетамак, Туймазы якларына. Аларга якында урнашкан күрше районнардан бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр сынауга килә. Ә инде икенче турга үткән гүзәлләр 17 февраль көнне Уфага чакырыла һәм ун көн дәвамында хореография, вокал белгечләреннән осталык дәресләре ала. Шулай ук нәүрүзчеләргә Уфа “Нур” татар театры артистлары актерлык осталыгы буенча сабаклар бирә, татарча шома сөйләргә өйрәтәчәк. Финал өлешенә 12 кыз сайлап алыначак.

“Соңгы 10 көндә татар кызлары бәйгенең йомгаклау өлешенә бик җитди әзерләнәчәк, - ди Зәлия Ахунова. - Сәхнә теле, сәнгатьле сөйләү серләренә төшенү дә игътибар үзәгендә. Костюмнар, күлмәкләр сайлауда кызларның әти-әниләре дә, модельерлар да ярдәм итәчәк. “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе финалында кызлар биш төрле сынау тота. Иң элек алар бик кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырырга тиеш. Аннан соң игътибар үзәгендә аларның җыр-моңга, биюгә маһирлыгы да тора. Ана телендә матур сөйләүгә, милли гореф-гадәтләрне белүгә дә аерым дикъкать ителә”.