Русиядә ир-атларның иртә үлү очракларының еш булуы турыдан-туры аракы эчү белән бәйле, ди галимнәр. Британиянең мәшһүр "Ланцет" медицина журналы бу хакта тикшеренү нәтиҗәләрен бастырды.
Галимнәр бу хисап өчен 1999 елдан бирле 151 мең Русия ир-атының тормышын тикшергәннәр (8 меңе үлгән). Җирле табиблар үлгән кешеләрнең туганнарыннан мәрхүмнәрнең яшәү рәвешен дә сораштырганнар.
Нәтиҗә буларак шунысы ачыкланган: атнага өч яки күбрәк шешә аракы эчкән кешенең шул ук вакыт эчендә бер шешә яки азрак аракы эчкән кешегә караганда иртә үлү мөмкинлеге күпкә югарырак.
Тикшеренүдә катнашкан Оксфорд университеты галиме Ричард Пэто сүзләренчә, соңгы утыз ел эчендә Русиядә аракы сатуны чикләүче кануннар илдә иртә үлүчеләр санын киметкән.
“Тикшеренүдән күренгәнчә, үлем саны күрсәткечләрендәге кискен үзгәрешләр иң элек халыкның аракы эчү дәрәҗәсенә бәйле”, - ди Пэто.
1980нче елларда Михаил Горбачев “коры канун” керткәннән соң, илдә иртә үлү саны 25 процентка кимегән булган. 1991 елда СССР таркалгач һәм халык эчүчелеккә сабышкач, бу күрсәткечләр тагын кинәт үсеп киткән.
Медведев кануннары эчүчелекне киметкән
Мәскәү яманшеш тикшеренү үзәге профессоры Давид Заридзе сүзләренчә, хакимият 2006 елда алкоһоль сату һәм куллануга чикләүләр керткәч Русиядә иртә үлү саны кимегән.
Галим белдергәнчә, чит ил алкоголенә салымнарны арттыру, яшүсмерләргә сату өчен җәзалар кертү һәм алкоһоль рекламасын киметү уңай нәтиҗәләр биргән.
2010 елда Дмитрий Медведев алкоһольгә каршы кампания башлаган иде. Ул вакытта премьер-министр булган Медведев төнлә аракы сатуны тыючы һәм аның бәясен арттыручы кануннар кертте.
Заридзе белдергәнчә, шуннан соң аракы сатып алу 33 процентка кимегән.
“Ланцет” журналының әлеге тикшеренүе Мәскәү яманшеш тикшерү үзәге, Оксфорд университеты һәм Халыкара яманшеш тикшерү агентлыгы (Франция) галимнәре тарафыннан уздырылган.
Сораштырулар Барнаул, Брянски, Томски шәһәрләрендә үткән.