30 гыйнварда Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә узган чираттагы Шаяннар һәм тапкырлар клубы ярышы татарча КВН булдырырга тырышкан яңа буын барлыгын күрсәтте. Яшьләр өлкәннәрне татарча шаяртырга өйрәтте.
Татарстан яшьләренең Шаяннар һәм тапкырлар клубы бүгенге хәлен милли җанлы егет-кызлар күтәрелеш, татарча КВНның чәчәк атуы дип атый. 30 гыйнварда үткән ШТКның чирек финал уеннарында катнашучы 11 такымга жюрида утыручылардан һәм тамашачылардан русиякүләм дәрәҗәгә күтәрелеп, "Беренче канал"га барып җитү теләге әйтелде.
Әлеге чараны алып баручы - Роберт Исламов, хөкемдарлар өстәле артында, залда ШТКа да үскән егетләр утырды. Алар үзләреннән соң өметле яңа буын килүгә шатландылар. Чөнки дистә еллар элек татарча КВН үткәрү һәм тамашачыны билет сатып җыю мөмкин түгел иде. Ә хәзер оештыручылар да, катнашучылар да үсештә булуларын беләләр.
ШТКа да булган жюри әгъзалары да үзенчәлекле яшь шәхесләр, "Тамаша.ру" проекты җитәкчесе Илназ Сафиуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин, "Tatar Radiosı" мөдире Алмаз Миргаязов, татарча рэп укучы Шәкүр, билгеле ШТМчы Альберт Кыямов, ШТМ Татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев һәм Татарстан КВН оешмасы директоры Илдар Фәттахов. Илдар да ШТКа да татарча сөйләшергә өйрәнә. Чөнки ул гадәти республика КВНында русча сөйләсә, монда уенчылар арасында кара тәнле студентларның татарча уйнауларын күргәч, тагын да тырышып ана телендә чыгыш ясады.
Чирекфинал 11 такымны икегә: биш һәм алты итеп бүлеп үткәрелде. Ике бәйге уздырылды: сәламләү һәм триатлон. Уенчылар өч сәгатьләп шаянлыкта һәм тапкырлыкта ярыштылар, тамашачылар вакытның узганын сизмәде дә.
Ярымфиналга үз бүлекләрендә беренче өч урын алган такымнар узды. Алар "Татар team" (КФУ студентлары), "КамПИ" (КФУ), "Кара малай" (КАИ), "32 август" (КФУ), "Мәяк" (КФУ), "Казан Ыстайл" (КГАУ), "Чын егетләр" (Саба районы) һәм "Тәп-тәти" (ТИСБИ). Киләсе уен Чаллыда 11 мартта "КАМАЗ" мәният сараенда узарга тиеш.