Тел сәясәтенең уңышлы үрнәкләре: Квебек

Квебек керешендәге юл тактасы

Зур дәүләтләрнең геосәяси басымнары һәм глобальләшү шартларында төрле халыклар үз телләрен саклап калу өчен төрлечә көрәшә. Кайберләре шактый кыска вакыт эчендә җитди уңышларга ирешә. Шундый илләр һәм халыкларның тел сәясәте тәҗрибәсенә күз салып узу урынлы. Квебектан башлыйк.
Квебек Канаданың зурлыгы белән икенче урындагы территориаль берәмлеге санала, мәйданы Монголиянеке кебек – 1,5 миллион дүрткел чакрым. Халкы белән дә Квебек илдә икенче урында тора – анда 8 миллионлап кеше яши. Тарихи яктан хәзерге Квебек 1763 елга кадәр Франциянең Төньяк Америкадагы биләмәсе булган. Бәйсезлек хәрәкәте дә тарих буенча шактый активлык күрсәтеп килгән һәм хәзер дә туктамый.

Бүген Квебек белән Канаданың мөнәсәбәтләре якынча Татарстан-Русия мөнәсәбәтләренә охшаш дияргә була. Шулай да Татарстаннан аермалы буларак Квебекта бары тик бер генә рәсми тел - француз теле.

Квебек тәҗрибәсе - икътисадый үсешнең ничек итеп телне үстергәненең яхшы үрнәге. Квебек тарихта Канаданың иң факыйрь провинцияләренең берсе булган. Барлык байлык, сәнәгать, бизнес, технология инглиз-канадалылар һәм американнар кулында тупланган.

1960 елда хакимияткә яшь либераллар килгәч вазгыять үзгәрә. ”Тыныч революция” дип аталган реформалар башлана. Квебеклылар эшне милли мәгарифтән башлый. Мәгариф системасы халыкның практик ихтыяҗына нигезләнә.

20 ел эчендә яңа буын инженерлар, технологлар, бизнесменнар барлыкка килә һәм иң мөһиме - алар барлык эшләрен, заманча бизнесны туган телендә алып бара башлый.

Квебек АКШтан зур бурычлар алырга курыкмый һәм американ инвестицияләрен үз төньягындагы табигый ресурсларны үзләштерүгә, урта һәм кече бизнесны үстерүгә юнәлтә. Провинциядә дөньяның иң зур су электр станцияләре төзелә. Электр энергиясе шул ук АКШка сатыла, табышлар ярдәмендә бурычлар түләнә, сәнәгать үстерелә.

Квебек Канаданың иң факыйрь провинциясеннән иң бай провинцияләренең берсенә әйләнә. Икътисади көче буенча бүгенге Квебек Австрия яки Швециягә тиң. Иң мөһиме - тупланган байлыкның шактый зур өлеше нәкъ телне, милли мәгарифне, мәдәниятне сакларга юнәлтелә.

Шулай итеп провинция күршеләренең инглиз телле булуына карамастан, аларның ярдәмендә икътисади яктан баю белән генә чикләнмичә, телен һәм милли үзаңын саклап кала.

Хәзер халыкның 94 проценты французча сөйләшә. Җирле кануннар буенча барлык рәсми оешмалар, шәхси ширкәтләр эшне француз телендә алып барырга тиеш. Провинциядә инглиз мәктәпләре күп булса да, белем бирү күпчелек француз телендә алып барыла. Квебекка яңа күчеп килүче мигрантларның балалары өчен француз мәктәпләрендә белем алу мәҗбүри.