Татарстандагы мөселманнарның эзәрлекләнүе турында язучы блогер Илмир Имаев өй сагына, журналистларга газаплануы турында сөйләүче Рушан Хөснетдинов ике айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Адвокат сүзләренчә, бу мөселманнарны кеше үтерүдә дә гаепләмәкчеләр.
Сочида Олимпиада вакытында Татарстан мөселманнары тирәсендә тынлык хөкем сөрсә, инде уеннар тәмамлануга кабат тоткарлаулар, сорау алулар, тентүләр башланды. Аеруча да мөселманнарның эзәрлекләнүе турында җәмәгатьчелеккә җиткерүчеләргә басымнар бара.
Мисал өчен, 25 февраль көнне Казанда 48 сәгатькә блогер Илмир Имаев тоткарланды. Бүген, ягъни атнакич көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны өй сагына алу карарын чыгарган. Аның аягына беләзек кидерткәннәр, интернетка чыгу һәм телефоннан сөйләшү тыелган. Бу хакта социаль челтәрдә аның кызы Лилия яза.
Шулай ук 25 гыйнвар көнне Чистайда мөселманнар Рушан Хөснетдинов һәм Илнур Сатдаровның өйләрендә тентү булган. Аларны шулай ук 48 сәгатькә тоткарлаганнар. Атнакич көнне бу мөселманнарны ике айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылган. Бу хакта Сатдаровның хатынына тикшерүче, ә Хөснетдиновага ФСБ вәкилләре әйткән.
Билгеле булганча, нәкъ Хөснетдинов җәмәгатьчелеккә үзенең Түбән Камада көч структуралары хезмәткәрләре тарафыннан газаплануы турында сөйләгән иде. Шулай ук ул үзен газаплаучыларның берсенең исемен дә фаш итте. Бу – полиция майоры Юрий Федотов. Әлеге кеше 2012 елда "Русиядә экстремизмга каршы иң яхшы көрәшүче" исеменә лаек булган.
Федотов даими рәвештә сорау алу өчен чакырылган мөселманнар аркылы үзен фаш иткән Хөснетдиновка "сәламнәр" җибәрә торган булган.
Казан хокук яклау үзәге адвокатларны таләпчән булырга чакыра
Казан хокук яклау үзәге матбугат хезмәте вәкиле Булат Мөхәммәтҗанов Азатлыкка әйтүенчә, хәзер бу мөселманнар мәсьәләсе белән тоткарланганнарның туганнары яллаган адвокатлар шөгыльләнергә тиеш.
“Гыйнварга кадәр без инде үз эшебезне төгәлләдек дип саныйбыз. Без ул вакытка булган барлык мәгълүматларны туплап Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга җибәрдек һәм аннан җавап көтәбез.
Без адвокатларны тоткыннар янына кертмәү турындагы карарны үзгәртүгә ирештек. Прокуратураның махсус карары бар. Әгәр адвокатларны хәзер дә кертмиләр икән, алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Безгә мөселманнарның туганнары мөрәҗәгать иткәннәре юк”, диде ул.
"Бу мөселманнарны кеше үтерүдә дә гаепләмәкчеләр"
25 гыйнвар көнне ирләре тоткарланганнарның хатыннары Чистай прокуратурасына барып мөрәҗәгать тапшырган. Анда алар ирләрен җибәрүләрен, мөселманнарны эзәрлекләүне туктатуны таләп итә. Тоткарланган мөселманнарның күбесе берничә бала тәрбияли. Хәзер инде аларның хатыннарына да басымнар бара. Күпләре ирләренең кайсы шәһәр изоляторында тотылуын да белми. Мисал өчен, өч кечкенә бала анасы Хөснетдиновага ире Түбән Кама изоляторында диелсә, анда баргач аңа иренең Казанда Черек күлдә булуы әйтелгән.
"Аны ике айга тоткарлаганнар, әмма рәсми рәвештә ул беркайда да теркәлмәгән", дип яза Хөснетдинова Вконтакте сәхифәсендә.
Гомумән, кайбер мөселманнарның адвокатлары да кайда мөрәҗәгать итәргә белми. Мисал өчен Михаил Мартьяновның туганнары яллаган адвокат Руслан Гарифуллин Азатлыкка әйтүенчә, алар Михаилның кайда тотылуын белми.
"Аны Казанның икенче санлы изоляторында дип әйтәләр. Чынлыкта ул анда юк. Шулай ук аңа операция ясалган дип ишеттем. Бу хакта мин үз чыганакларымнан белдем. Полициядә дә кешелекле адәмнәр бар", диде ул.
Гарифуллин сүзләренчә, әлеге бер төркем мөселманны тагын кеше үтерүдә гаепләмәкчеләр.
"Хокук саклаучылар көрчеккә терәлде. Бу мөселманнарны җәмәгатьчелек алдында тагын да коточкыч итеп күрсәтү өчен эшләнә, чөнки газаплау нәтиҗәсендә алынган ялган мәгълүматлардан тыш, аларның бернинди дәлилләре юк. Менә хәзер инде алар үтергән дип әйтү өчен мәет эзлиләр. Бер мөселманны газаплаганда аңа шул кеше үтерүне үзләренә алуны таләп иткәннәр. Моны камерада утыручылар ишеткән. Бу хакта башка мөселманнарның адвокатлары да әйтә", ди ул.
Гарифуллин мөселманнарны газаплаулар дәвам ителүен әйтә.
"Мин адвокат булган гомеремдә мондый канунсызлык, коточкыч ялганны күргәнем юк иде. Хәзер мәхкәмә, прокуратура сисемасы безнең мөрәҗәгатьләрне күрмәмешкә салыша. Татарстандагы хәлләрдән чәчләрем үрә тора. Монда кешегә үз хокукларын якларга мөмкинлек бирелми. Бу бит БМО, Европа кеше хокуклары конвенциясенә каршы килә. Мин Түбән Кама мәхкәмәсенә тикшерүченең гамәлләре канунсыз булуын шикаять иткән идем, мәхкәмә моны кабул итмәде. 25 февральдә Татарстан югары мәхкәмә минем шикаятьне канәгатьләндерде. Монда бөтенләй аптыраш", ди ул.