Монда татарларның Кырымга баруында эш Русия сәясәтеннән түгел. Русиянеке дә, Европаныкы да, АКШ сәясәте дә бар, алар үз агымында бара. Монда иң мөһим әйбер – татарга файда булсын иде дигән нәрсә дә бар. Татар бүген зур сәясәткә ныгытып катнаша һәм тәэсир итә алмый. Кемнәр генә тарткалашса да, тататарларның бер беренә якынаюы мөһим. Әгәр Татарстан рәсми делегация җибәрмәгән булса, уйланылмаган эш дип бәяләнер иде. Татарстанның рәсми делегациясенең Кырымга баруын тәнкыйтьләүчеләр, әгәр Татарстан җибәрмәгән булса, аларны җибәрмәгән дип тәнкыйтьләр иде. Мин бу бәхәсләрне интернетта бара торган гади бер тарткалашу буларак бәялим. Татар милләтчеләре хәзер "йөрәгем Кырымда" дип яза. Бөтенесенең йөрәкләре Кырымда, ә арт шәрифләре барсының да нигәдер монда.
Евразиядә XIV-XV гасырлардан башланган татар язмышында бик кызык бер әйбер бар. Иң зур буталчыклардан соң татар һәрвакыт оттырып чыга, яхшырак хәлдә калганы юк.
Хәзер инде нәрсә генә булса да эшлисе адымнар эшләнгән. Тагын бер тапкыр оттырачаклары билгеле. Кырымтатарлар кайнар канлы, бәлки алар батыррактыр да һәм кискен адымнарга барырга да әзерләрдер. Ләкин тормыш уй белән эш итүне сорый торган әйбер. Бүген Кырымда 13% тәшкил иткән кырымтатарларның берләшеп үз фикерләрен әйтүләре бик яхшы, әмма көнбатыш Украина милләтчеләре хакимияткә килгән очракта да кырымтатарларга яхшы караш булмаячагы билгеле. Аларның хәзер өмете кырымтатарларда, алар кырымтатарларны кулланалар. Икенче яктан, Русия тарафыннан да караш бүтәнрәк, кырымтатарларга начаррак булачак. Украинада нинди хакимият сәясәткә килүгә карамастан, кырымтатарларга барыбер яхшы караш булмаячак.
Индус Таһиров, тарихчы галим:
Индус Таһиров, тарихчы галим
– Кырым вакыйгасы – яңача, яңа шартларда татар халкы фаҗигасенең дәвамы. Берәүләр Мәскәүдә бүген өр-яңадан Кырымны Русиягә кайтармакчы була. Кырымның үзендәге рус җәмгыяте парламент түбәсенә Русия әләмен элеп куйган. Күрәсең, кемнәрдер, кайдадыр, без инде аның кайда һәм кемнәр булуын чамалыйбыз, Кырымны Русия составына кертүне максат итеп куйган. Вакыйгаларның катлаулануы нәкъ әнә шулардан тора.
Мәскәү Кырымны үзенә алу өчен планнар кора, Украина хөкүмәте үз иленең бөтенлеген саклауны максат итеп куя. Бу дөрес, әлбәттә, монда һич кенә дә хата юк. Әмма аларның берсе дә кырымтатарлар турында ләм-мим. Бу ярымутрау татарлар аркасында гына, татарларның шушы ярымутрауда ничәмә йөз еллар буе дәүләтләре булганга күрә генә республика булып санала.
Бүген кайсы яхшы соң дип уйлаганда, мин кырымтатарларның мөстәкыйль республика булуын максат итеп куяр идем, ләкин ул мөмкин түгел. Шуңа күрә безнең кырымтатарларга Украина составында булу күпкә уңай. Алар үзләренең яшәешләре белән дә, гореф-гадәтләре белән дә украиннарга якынрак. Кырымтатарлар, һичшиксез, алга таба да үзләрен Украина составында саклап калуны максат итеп куярга тиеш. Кайчан да булса, мин шикләнмим, ул булыр, кырымтатарларның дәүләтләре дә әйләнеп кайтыр.
Татарстаннан делегация Кырымга барган икән, ниндидер файдалары булуын белмим. Киңәш бирә алырлар дип уйламыйм мин. Андагы кырымтатарлар һәм Мәҗлес үзләренең нәрсә эшләргә кирәк икәнен бик яхшы белә. Безнекеләр барып дөрес һәм яхшы итеп "Без татар халкы һәм Татарстан һәрвакыт сезнең белән, сезне якларга әзер" дигән фикерне җиткерә алсалар һәм кырымтатарларга дәрман бирә алсалар – бу һичшиксез зур эш булыр иде. Аларга тегеләй итегез, болай итегез дигән киңәшләр кирәкми. Алар үзләре нәрсә кирәк икәнен бик яхшы белә.
Кырымтатарлар һәрвакытта безнең ярдәмгә мохтаҗ. Минем аларның бу хакта үзләреннән дә ишеткәнем бар. Алар Татарстанның тиешле рәвештә безгә ярдәме җитми дип рәнҗеп тә куя иделәр. Эш акчада түгел, монда алар белән теләктәшлек булу һәм һәрвакыт бергә икәнлекне күрсәтеп тору. Бергә булуны алар һәрвакыт теләде. Алар моңа мохтаҗ иде.
Әгәр Татарстан, татар халкы үзләренең туганнары кырымтатарлар белән бергә була икән, ул вакытта максатка ирешеп булачак", диде Таһиров.
Рәфис Кашапов, Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе:
– Татарстан ягыннан кырымтатарларны, Украинаны яклау сүзләре ишетелмәде. Монда Мәскәү кулы уйный. Мәскәү Кремле басым ясап татарларны үз файдасына куллана. Гасырлар буена татарлар бер-беренә каршы килеп без инде үзебезнең дәүләтебезне дә югалтканбыз. Халкыбызны шулай тезләндереп, чукындырып, нык басым ясап юкка чыгарып килделәр. Хәзер дә шул сәясәтне Мәскәү Кремле Татарстан җитәкчелеге аркылы куллана дип исәплим. Дүшәмбе көнне Чаллы татар иҗтимагый үзәге исеменнән дә мөрәҗәгать итәргә җыенабыз", диде Кашапов.