Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым – Русия түгел һәм беркайчан да булмаячак!"


Кырымтатарлар Акмәчеттә референдумга каршы протест чарасында. 26 февраль 2014
Кырымтатарлар Акмәчеттә референдумга каршы протест чарасында. 26 февраль 2014

Милләт Мәҗлес оешмасы Кырымдагы хәлләргә карата белдерү белән чыкты. Мәҗлес карашы Татарстан рәсми хакимиятенекеннән кискен аерыла.

Бу белдерүне әзерләгән Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова Украинада барган мәйдан көрәшендә халыкның җиңеп чыгуы Идел-Урал татарларын да чиксез шатландырганын әйтә.

"Украин халкының үзенең азатлыгы, дәүләт бәйсезлеге, демократия өчен гомерен дә кызганмавына бөтен дөнья шаһит булды. Русия һәм аның җирле ялчылары тарафыннан нинди генә мәкерлекләр эшләнсә дә, азатлыкка омтылыш барысыннан да өстен булып чыкты", ди Бәйрәмова.

Белдерүдә Украина азатлыгы өчен көрәштә кырымтатарларының иң дөрес юлны сайлаулары, мәйданда украин халкы белән бергә булулары, Советлар берлеге вакытында илләреннән сөрелгән кырымтатарлары инде беркайчан да ул төрмәгә яңадан кайтмаячаклары һәм Украина дигән азат илне җимерергә беркемгә дә ирек бирмәчәкләре дә әйтелә.

Мәҗлес Украинада катлаулы вакытларда Русиянең мәкерле йөзен күрсәтүен, анда яшәүче русларны илне таркату өчен котырыту юлына басуын да белдерә. Кырымтатарларның бердәм булып 26 февральдә Югары Рада янына җыелып протест чарасы үткәргәч парламентның башта референдумны үткәрүдән баш тартуын кырымтатарларның җиңүе буларак бәяли.

Мәҗлес Кырым мәсьәләсендә рәсми Татарстанның Мәскәү кубызына биюен татар халкы өстенә төшкән хурлык дип белдерә.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
"Азатлык өчен шушындый тиңсез көрәш барган вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның атылып чыгып, бу темага сәер белдерү ясавы безне гаҗәпләндерде һәм хурландырды. Ул кырымтатарларын урыслар белән бергә булырга чакырды. Кемгә каршы урыслар белән бергә булырга? Үзләренең азатлыклары өчен көрәшкән украиннарга һәм Украина дәүләтенә каршы татарлар урыслар белән берләшсеннәрме? Кырымны Русиягә кушу өчен урыслар белән бергә булыргамы? Моннан да түбән, надан, мәгънәсез һәм мескен тәкъдимнең булуы мөмкинме? Үз халкын урыс коллыгыннан, империя төрмәсеннән коткара алмаган, инде башкаларны да шул коллыкка өндәгән кеше милләт лидеры була аламы?!” дигән сорау куя Бәйрәмова. Һәм ул алга таба да Мәскәүнең Татарстан рәсмиләрен Кырымны яулап алу өчен кулланачагын һәм бу мәкерле эшнең инде башланганын белдерә.

"Татарстан Дәүләт шурасының Кырым темасына ашыгыч утырыш уздыруы, карар кабул итүе, Бөтендөнья татар конгрессының шундый ук белдерү белән чыгуы Татарстанның да бу мәкерле эшләргә катнашуын күрсәтә. Татарстан делегациясенең, Мәскәү кушуы буенча, Кырымда яшерен сөйләшүләр алып баруы да безне шикләндерә һәм борчый. Бу делегациядә ФСБ офицерлары, хәзер президент аппаратында эшләүче Әсгать Сәфәровның һәм Рөстәм Гайнетдиновның да булуы казан татарларына кырымтатарларын “эшкәртү”, кызыктырып, референдумга тартып кертү, Русия ягына аудару максаты куелганлыгына дәлил.

Татарстан коллыкка Кырымны да өстери
Татарстан үзе бүген Мәскәү колы, инде шушы коллыкка Кырымны да өстери. Русия үзенең Украинага каршы мәкерле планнарын Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров кебек милли курчаклары аша тормышка ашырырга җыена. Патша заманында кырымтатарларына каршы сугышка Идел-Урал татарларын җибәргән кебек, хәзер дә безне капма-каршы куярга җыеналар”, диелә белдерүдә.

Мәҗлес Русиянең бу мәкерле планнарының барып чыкмаячагын, Идел-Урал татарларының үзләренең азатлыклары өчен көрәшкән украиннар, кырымтатарлары ягында, бәйсез Украина ягында булачакларын белдерә.

“Кырым – татар җире, ул кырымтатарларының Ана Ватаны, бәйсез Украинаның аерылгысыз өлеше! Заманында Кырымның Русия империясе тарафыннан басып алынуы аңа биредә кабат хуҗа булырга хокук бирми! Кырым – Русия түгел һәм беркайчан да булмаячак!”, диелә Милләт Мәҗлесе белдерүендә.
XS
SM
MD
LG