Билгесез кешеләр БМО вәкилен Акмәчеттән чыгарып җибәрде

Your browser doesn’t support HTML5

Акмәчеттә "самооборона" кешеләре БМОның махсус вәкиле Роберт Серрига үз вазифаларын башкару мөмкинлеге бирмәде. Билгеләнгән урынга матбугат очрашуына килә алмаган Серрины журналистлар якындагы бер кафеда тапты. Әмма "самооборона" хәрбиләре һәм "Русия!" дип кычкыручы төркем журналистларны аңа якын җибәрмәде.