9 мартта Украин шагыйре Тарас Шевченко тууга 200 ел тулган көнне Кырымдагы украин оешмалары Акмәчеттә шагыйрь һәйкәле янында митинг үткәрде.
Митинг Шевченконың туган көне үңаеннан үткәрелсә дә, сүз күбрәк Кырымдагы вазгыять, Русиянең Кырымга агрессиясе хакында барды. Чыгышларда Кырымдагы украин активистлары, "Евромайдан-Кырым" чараларын оештыручылар, "Украин йорты" оешмасы җитәкчесе Андрей Щекун, Анатолий Ковальскийның югалуы, аларның кайда булуларының билгесезлеге, аларның 9 мартта Акмәчет тимер юл вокзалында урланганнары хәбәр ителде. Кайбер мәгълүматларга күрә, аларны башта Акмәчетнең Долгоруковская урамындагы “Урыс берлеге” бинасында тотканнар, аннары Андрей Щекунны Ялтага алып киткәннәр. Аларны әзләү эшенә Мәҗлес, дипломатлар керешкәне хәбәр ителде.
Чыгыш ясаучыларның берсе "Украина, коткар Кырымны" дип бөтен украиннарны Кырымга җәяү йөреш башларга чакырды. Ул бу йөрешне кичектерми башларга кирәкләген әйтеп, иртәгә инде соң булачак диде.
Урыс телендә чыгыш ясаучы бер хатын “Сез аңладыгыз, мин урыс кешесе, Путин мине якларга килде, ләкин мин Путинны мине коткарырга чакырмадым. Путин әфәнде, мин беләм, сез минем проблемнарга төкерәсез. Сез мине бер вакыт химая итмәячәксез, шулай ук монда яшәгән бер урысны да химая итмәячәксез. Безнең сезгә кирәгебез юк. Сезгә үзегезнең төшкән рейтингызны күтәрү өчен җиңүле сугыш кирәк. Русиядә сезнең рейтинг бик түбән, мин моны бәләм. Мин яратам Русияне, мин анда 23 ел яшәдем, урыс телен укыттым, урыс һәм украин мәктәпләрендә, урыс университетында урыс филологиясе факультетында укыдым. Мин украин телендә бер сүз дә белмим, ләкин мин Кырымда үземнең бу яктан кысылганымны бервакытта да сизмәдәм, чөнки монда газеталар урыс телендә, телевидение урыс телендә. Ләкин инде мин бөек украин халкы хөрмәтенә украин телен өйрәнәчәгемне вәгъдә итәм”, диде.
Сүзен дәвам итеп ул "господин Путин, Русиягә карагыз, Русия бит тик Мәскәү генә түгел. Мәскәүдән чыгып Псков өлкәсе, Чуашстан, Мордовия, Мари Иленә барып халыкның ничек авыр яшәгәнен карагыз. Сугышка сарыф ителәчәк акчаларны Русия халкының тормышын яхшыртырга сарыф итегез. Мин ел саен өч ай Русиядә булам. Мәскәүдә эш хакы 30 мең сум булса, регионнарда 5 мең сумлык эш табылса бу - бәхәт, эш юк, юллар хәрабәдә, кырларны чүп үләне баскан", диде.
Митингта катнашучылар кабул иткән резолюцияда "Кырым министрлар шурасы рәисе итеп автоматлар астында сайланган Сергей Аксеновны танымыйбыз, Русиянең Украинага, аерым алганда Кырымга ясаган агрессиясен, референдумны хөкем итәбез һәм Русия гаскәрләренең Украина, Кырым җиреннән чыгуын таләп итәбез. Безгә информацияне төрле чыганаклардан алуга, украин матбугат чараларыннан алуга комачаулаганнарны хөкем итәбез. Референдумны тик урыс күпчелегенә таянып үздыру мөмкин түгел" дигән сүзләр бар.
Резолюцияда сепаратизмга юл ачкан Кырым Югары радасын кичекмәстән таркату таләп ителде. Митингта катнашучылар Киевтагы Майданда һәлак булганнарны искә алды.
Бу митинг барганда Акмәчетнең үзәк мәйданында “Россия”, “Референдум 16 мартта” дип язылган сәхнәдән урыс җырлары яңгырап торды, Кырым министрлар шурасы каршында Краснодар өлкәсеннән килгән, итекләрендә нагайкалар булган Кубань казаклары сакта тора иде.

Your browser doesn’t support HTML5