Акмәчеттә Кырымны Русиягә кушу тарафдарлары митингы узды
Your browser doesn’t support HTML5
9 мартта Акмәчетнең үзәк мәйданында “Россия”, “Референдум 16 мартта” дип язылган сәхнә янында Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу тарафдарларының митингы үткәрелде. Кырым министрлар шурасы каршында Краснодар өлкәсеннән килгән, итекләрендә нагайкалар булган Кубань казаклары сакта тора иде.