Тарихчы Нурулла Гариф фикеренчә, мәктәпләргә политинформация дәресләре кертелсә балаларны Русия җитәкчелеге алып барган сәясәт белән зомбиләштерү юлына басачаклар.
Русия думасындагы "Бердәм Русия" фракциясе депутатлары яңа канун өлгесе тәкъдим итәргә җыена. Бу документ илдә ватанпәрварлыкны тагын да ныгыту өчен әзерләнгән, дип белдерә аны язучылар. Әгәр бу канун кабул ителсә мәктәпләрдә Советлар берлеге заманнарындагы кебек политинформация сәгатьләре үткәрелә башлаячак.
Канун өлгесе авторы Олег Савченко: "Кимендә атнага бер тапкыр мәктәпләрдә политинформация дәресләре үткәрелергә тиеш. Бу үсеп килүче буынга вакыйгаларны дөрес бәяләргә, кайда ак һәм кайда караны аерырга ярдәм итәчәк", ди.
Тарихчы, Татарстанның Биектау районының Учхоз мәктәбендә укытучы Нурулла Гариф фикеренчә, политинформация сәгатьләрен кертү яшь чактан ук кешеләрнең акылларын томалау өчен эшләнә.
"Бу канун өлгесе Русия конституциясен бозу булып тора. Конституция нигезендә дәүләт үзенең идеологиясен мәктәпкә кертә алмый. Мисал өчен, сайлау һәм башка сәяси чаралар вакытында мәктәпләргә агитация материаллары куярга ярамый. Идеологияне мәктәпләргә кертү халыкара хокук нормаларын да боза. Политинформацияне кертү инде мәктәпләрне дә сәясәтләштерү булачак.
Бу политинформацияләрне Русия бер тапкыр узды инде. Әмма элекке политинформацияләрдә мәгълүмат алу белән хәзерге мәгълүмат алу нык аерыла. Элек газетлар да дәүләт идеологиясен генә яза иде. Хәзер исә бәйсез газетлар да, интернет та бар. Әмма дәүләт карамагындагылар ялган һәм бер яклы гына мәгълүмат тарата, дәүләт сәясәтенә каршы килгән фикерләр берсе дә уздырылмый. Бу политинформацияләрне кертү дә балаларның фикерен үзгәртү, яшь чактан ук акылларын томалау, зомбиләштерү өчен эшләнә", ди Гариф.
Аның сүзләренчә, хәзердән үк инде Русиядәге мәктәпләрдә Советлар чорындагы алымнар киң кулланыла башлаган. "Конституция бәйрәмнәре үткәрелә, гимнны җырлау, Җиңү бәйрәменә әзерләнүләр, революцион җырлар җырлап атлап узулар - болар барсы да сәясәт. Әмма балаларда бу чараларга бөтенләй кызыксыну юк. Алар телефоннарын чыгаралар да әллә нинди җырлар тыңлап йөриләр, бу мәҗбүри чаралар кайчан узар икән дип көтеп кенә торалар. Политинформация дәресләренә дә мөнәсәбәтләре шулай булачак", ди Гариф.
Левада-Үзәк башлыгы Лев Гудков фикеренчә, бу ватанпәрварлыкка караган канун өлгесе кабул ителсә үсеп килүче яшь буынны да доктриналаштырып катгый идеология нормалары җәмгыятькә көчләп тагылачак.
Канун өлгесе мәктәпкә генә түгел, ә тарихи фильмнарга, китапларга һәм интернеттагы уеннарга да кагыла. "Әгәр режиссер тарихи вакыйгалар нигезендә нәфис фильм төшерсә һәм үзе уйлаганнарны да кушса, ул бу фильмның тарихи фактларга бәйләнеше булмау турында алдан белдерергә тиеш. Алай булмаса уйлап эшләнгән провокация булып бәяләнәчәк", ди Савченко.