Русия аннексияләгән Кырымның яңа конституциясе кабул ителде

Кырым премьеры Сергей Аксенов һәм парламент спикеры Владимир Константинов

Кырым дәүләт шурасы депутатлары бертавыштан ярымутрауның яңа конституциясен кабул итте. Яңа конституция өчен 87 депутат тавыш биргән.

Бу документ 10 бүлектән һәм 95 маддәдән тора. Төп маддәләр Русия конституциясенә охшаш.

Конституциягә Кырым Русия федерациясе эчендәге демократик һәм хокукый дәүләт һәм Русиянең субъекты булып тора, дип язылган. Республика башлыгын парламент биш елга сайлый һәм ул төбәк җитәкчесе булып рәттән ике вакыттан артык эшли алмый диелгән.

Конституция нигезендә рус, украин һәм кырымтатар телләре дәүләт телләре булып санала.

16 мартта Русия хакимиятләре оештыруы белән үткәрелгән референдумда катнашучыларның 96 проценттан артыгы Русиягә кушылуны хуплады, дип белдерелде. Украина һәм дөнья дәүләтләре лидерларының күпчелеге бу референдум нәтиҗәләрен танымады. 21 мартта Русия президенты Владимир Путин Кырымны кушу һәм Русиянең тагын ике субъектын: Кырым республикасын, Акъяр шәһәрен булдыру турында фәрман имзалады. Кырымны аннексияләгән өчен Көнбатыш Русиягә чикләүләр кертте.