27 апрельдә Мәскәүдә татар камыр ашлары әзерләүгә багышланган мастер-класс узды. Кунакларны татар аш-су сәнгатенең тарихы белән таныштырдылар.
Татарлар бигрәк тә камыр ашларын яратып пешергәннәр, татар чәй ризыклары шулай ук төрлелеге, байлыгы белән дан казанган. Сүзне озакка сузмыйча, очрашуга килүчеләр эшкә кереште – зур кисәк камыр басып, татар күмәчләре әвәләргә тотынды. Өчпочмак, пәрәмәч, вак бәлеш ясарга булдылар. Төрле эчлекләр салып, татар пәрәмәчләрен әзерләп бетергәч, бергәләшеп аларны пешерергә куйдылар. Һәркем мич янында торып, үзе ясаган өчпочмак-пәрәмәчләрен пешерде.
“Безнең сатып алучылар күптән инде татар ашлары әзерләү буенча мастер-класс уздыруыбызны сорыйлар иде. Утыз кеше килергә теләк белдергән булса, шуларның ундүрте килде. Шуларның һәрберсе бик кәнәгать булып китте. Мондый очрашуларны ким дигәндә айга ике тапкыр уздырырга кирәк дигән фикердә калдылар”, дип сөйләде чараны оештыручы, “Кунак” икмәк пешерү йортына нигез салучы Диләрә Кәлимуллина.
Шунысы игътибарга лаек, чарада татарлар гына түгел, урыслар да катнашты. Алар татар һәм урыс халкы гасырлар буе янәшә яшәгән, һәм бер-берсенең мәдәниятен яхшы белергә тиеш, дигән фикердә торалар.
Мастер-класстан кала, монда татар эшләнмәләре һәм тауарлары сатыла торган кечкенә ярминкә дә оештырылган иде. Катнашучылар арасында лотерея уйнатылды, иң бәхетлесенә шәрык бизәкләре төшерелгән чәйнек эләкте.
Татар булган җирдә чәй өстәле булмый калмый. Бу кичә дә чәй өстәле артында, караокеда моңлы татар җырларын башкару белән тәмамланды. Чәй янына кичәдә катнашучылар үзләре пешергән ризыклар килде. Кунаклар ризык тәменнән һәм гомумән бәйрәмнең мохитеннән бик канәгать калдылар.
Кичәне оештыручы – “Кунак” хәләл икмәк пешерү йорты. Татар милли аш-су сәнгатендә булган борынгы рецептларны табып, тормышка кайтара. Икмәк пешерү йорты 2013 елда ачылган. Монда пешкән ризыклар чын татарча, өйдә әзерләнгән ризык кебек үк тәмле, чөнки фәкать кулдан гына әзерләнә. Камыр басу машиналары, заводта чыккан әзер камыр кулланылмый. Монда бары экологик чиста продуктлардан гына әзерлиләр.
Теләге булганнар бәйрәмнәргә, шулай ук көндәлек чәй өстәленә “Кунак”тан тәмле ризыклар китертә ала. Тагын бер үзенчәлеге – монда атна буена өйдә пешерерлек итеп әзерләп куелган продукт җыелмаларына заказ бирергә була.
Көне буе эштә булган, тәмле ризыклар әзерләргә вакыт тапмаган кешеләр өчен бу бик уңайлы, чөнки бу ысул белән шеф-повар әзерләгән кебек тәмле ризыкларны өйдә, нибары 20-30 минут сарыф итеп пешерергә була.
“Кунак” - кибет ризыкларыннан туйган, ниндидер яңа ризыклар татып карарга теләгән кешеләр өчен бик уңайлы.