Кырым хәлләрен "обьектив" яктырткан өчен президент Владимир Путиннан яшерен бүләк алучылар арасында Татарстан журналистлары күренмәде. Яшеренлек журналистларда гаҗәпләнү уята.
Русия президенты Владимир Путин матбугат өлкәсендә эшләүче 300дән артык кешене Кырым вакыйгаларын "обьектив" яктырткан өчен бүләкләде. Әмма "обьективлык" принципларын яклаган журналистларны бүләкләү нигәдер яшерен төстә генә булган. Бу турыда карар да президентның интернет сәхифәсенә чыгарылмады.
Күп кенә күзәтүчеләр мондый яшеренлеккә гаҗәпләнү белдерде. Яшерен хезмәтләрдә эшләүчеләрне яшерен рәвештә бүләкләү аңлашыла, әмма җәмәгатьчелек белән ачык рәвештә эшләгәннәрне, обьективлык, хәбәрдарлык өчен көрәшүчеләрне бүләкләү нигә яшерен булырга тиеш диләр. Икенчеләре исә, күрәсең, президент та, аның бүләкләрен алучы журналистлар да, җәмәгатьчелекнең бу турыда белүеннән ояладыр, дигән нәтиҗә ясый.
Президент сүзчесе Дмитрий Песков яшерен бүләкләү булганлыгын расласа да, бу турыда өстәмә мәгълүмат бирүдән баш тартты. Путин ул карарны Кырымны аннекцияләүдән соң бер ай узгач, 22 апрельдә имзалаган. Бүләк алучыларның берсе, РТРС телерадиоширкәте башлыгы Виктор Пинчук та бу бүләк турында белүен таныды.
Әлеге бүләкне алучыларның берсе "Вести Недели" тапшыруын алып баручы Андрей Кондрашов Азатлыкка "Журналистика иң каты сугыш барган өлкәләрнең берсенә әверелде. Хәрби чаралар өчен солдатларга һәм офицерларга бүләкләр бирелә икән, монда да шундый ук хәл, чөнки сугыш хәзер журналистика өлкәсенә күчә", диде.
Your browser doesn’t support HTML5
Андрей Кондрашов: "Һәртөрле пропаганда ул – журналистика"
Кондрашов объективлык бүләген горурлык белән йөртәчәген белдерде. "Хәзер медиадагы һәртөрле пропаганда ул – журналистика инде" ди Кондрашов.
Павел Гутионтов
Азатлыкка Русия журналистлар берлеге рәисе Павел Гутионтов бу журналистларга дәүләт бүләкләре таратуны совет чоры ысулларына кайтуның бер чагылышына охшатуын әйтеп, мин белгән 20ләп журналист үтерелде, ул җинаять эшләре тиешенчә тикшерелмәде, үтерүчеләр тотылмады, ә монда тоталар да 300 кешегә бүләк тараталар, дип ризасызлыгын белдерде. Аның әйтүенчә, шул рәвешле хакимият журналистларга "сезнең иң яхшыларыгызны без сайлап алабыз, сезнең эшегезне без бәялибез", дип белдерә.
Римма Ратникова
Татарстан журналистлар берлеге рәисәсе Римма Ратникова Азатлыкның "нигә Татарстанда бу бүләккә лаек журналистлар табылмады икән, бүләкләүнең яшерен булуын ничек бәяләр идегез", дигән сорауларын "Татарстан журналистлары арасында ул бүләкне алучылар юк, бу сорауларга бернинди комментар да бирә алмыйм", дип җаваплады.
Александр Сотник
Бәйсез журналист Александр Сотник: "Мин моны журналистика һөнәренә якын җибәрергә ярамаган кешеләр исемлеге дип саныйм. Чөнки алар бернинди дә журналист түгел. Алар – пропагандистлар, Кремьнең рәсми карашын пропагандалаучылар. Безнең конституциянең 29нчы матдәсе цензураны тыя. Конституция үтәлми, без хәзер махсус кешенең махсус күрсәтмәләре белән яшибез. Ул кеше нинди хәлдә булса – журналистиканың хәле дә шундый. Һәм
300 кешелек бу төркем шушы кешенең мәнфәгатьләренә хезмәт итә", диде.