"Чебурашка" киләчәге: Русия интернет чикләүнең кайсы юлын сайлар?

Мәскәү өр-яңа ябык челтәр барлыкка китерерме яки интернетны чикләүне дәвам итәрме?
Бер атна элек федерация шурасы әгъзасы Максим Кавджарадзе Русиянең үзенең интернет челтәрен булдырып аны "Чебурашка" дип атарга тәкъдим иткән иде. Әлеге челтәрнең Европа һәм АКШ өчен ябык булуы шарт. “Чебурашка”ны ул төбәкләр акчасына булдырырга чакырды.

Кавджарадзе Русия өчен аерым интернет челтәре булдыру илнең милли иминлеге һәм территориаль бөтенлеге мәсьәләсе дип саный. Бу челтәргә керү мөмкинлеген Беларус, Әрмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан халыкларына бирергә була ди ул.

Русиядә интернет кулланучыларның бу челтәр тирәсендәге вазгыятькә ничек караячагы төгәл билгеле түгел. Ләкин интернетның чикләнәчәге турында хәбәрләр ешаеп кына тора.

Апрель аенда Русия дәүләт думасы чит ил интернет ширкәтләренә кагылышлы канун кабул иткән иде. Аңа күрә, ширкәтләр Русиядә эш итсә, мәгълүматны кимендә алты ай Русиядә сакларга тиеш.

Коммерсант газеты язганча, Русия президенты аппараты интернет белән идарә итү һәм яңа чаралар күрү өчен махсус комиссия оештырган. Яңа система хакимияткә Русия серверлары аша узган барлык мәгълүматны күрә алырга һәм, кирәк булса, фильтр аша үткәрә алырга мөмкинлек бирергә тиеш.

Google һәм Facebook кебек зур ширкәтләрнең мәгълүмат саклау үзәкләрен Русиядә сакларга мәҗбүр ителүгә нинди җавап булыр - әлегә бу сорау ачык кала. Таләпләр үтәлмәгән очракта Русия аларны тыярмы - монысы да әлегә билгеле түгел.

Русия интернетны чикләүдә нинди юл белән китәр? Азатлык төрле автократик илләрдәге чикләнелгән интернет модельләрен карап узырга тәкъдим итә.

Төньяк Кореяның "Коймалы бакчасы"

Бу челтәр милли интранет (эчке челтәр) булып тора. Аңа Төньяк Кореядан гына тоташып була. Аның танылган һәм “уңышлы” өлеше - Kwangmyong (Якты) челтәре. Бирегә һәркем керә алмый. Аның системасында якынча 5500 сайт бар һәм күбесе төрле универститетларга һәм дәүләт оешмаларына бәйле.

Тышкы дөньядагы мәгълүматка ирешү мөмкинлеге булмаган Куба һәм Төньяк Корея кебек илләрдә бу бердәнбер уңышлы интранет моделе.

Кытайның Бөек интернет-дивары

Кытайда “Алтын киртә” дигән уңышлы проект эшләп килә. Аның нигезендә коммунист партиясе зыянлы дип тапкан барлык мәгълүмат блоклана яки фильтр аша уздырыла ала. Кытай интернетны чикләргә кирәген күптәннән аңлады һәм чаралар күрде, шуңа күрә бу өлкәдә уңышка иреште.

Мондый шартларда Кытайда бары тик хакимият цензурасына буйсынырга риза булган сайтлар гына үсә алды.

Көнбатыш ширкәтләре Кытай хакимиятенең чикләүләрен кабул итмәгәндә, эчке сайтлар, мәсәлән илнең иң зур эзләү системасы Baido, иркенләп үсеп килде.

Шулай да Кытайда теләгән кеше прокси-серверлар аша тыелган сайтларга керә ала. Ләкин хакимият андый теләкләрне булдырмау өчен үз аудиториясенә юнәлтелгән альтернатив контент җитештерү ягын да кайгырта.

Иранның "хәләл" интернеты

Иранда интернетка цензура кертү 2009 елда башланды. Сайлаулар алдыннан Тәһранда меңләгән кеше хакимияткә каршы урам чаралары уздырды. Шуннан Twitter, Facebook, Youtube кебек көнбатыш сайтларына керү тыелды. 2011 елда Иран “хәләл” эчке челтәр ясый башлады. Анда хакимиятләргә күрә “әхлакый һәм этик стандартларга туры килгән” мәгълүмат кына урын алырга тиеш.

Интранет өстендә эш әле дә бара диелсә дә, Иран һаман да “зыянлы” сайтларны блоклау һәм фильтрлау эшен дәвам итә. Өр-яңа система оештырып аны гамәлгә кертү Кытайдагы кебек үк авыр булып чыкты. Шуңа күрә күп иранлы проксилар аша көнбатыш социаль челтәрләр белән куллануны дәвам итә.

Төрек моделе

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган интернетның “кара көчләренә” каршы сугышны узган елның июнендә булган Гези протестларыннан соң башлады. Аерым алганда челтәргә басым 2014 ел башында Эрдоганның гаиләсен ришвәтчелектә гаепләгән аудиоязма пәйда булгач башланды. Хакимият Twitter һәм Youtube сайтларын тыярга боерды. Мәхкәмә Эрдоганның боерыгын кире какса да, Youtube Төркиядә һаман ачылмый.

Премьер-министр өчен соңгы муниципаль сайлауларда казанган җиңү интернетка басымны дәвам итү өчен этәргеч булды. Төркия махсус хезмәтләренә интернет кулланучылар турында мәгълүматка ирешү җиңеләйтелде, аларның эшчәнлеген күзәтү өчен Кытайдагы кебек мөмкинлекләр тудырылды.

Русиядә ни булыр?

Беренче карашка, Русия Кытай стилендәге интернетны кабул итәргә мөмкин намзәткә охшап тора. Яндекс эзләү системасы һәм Вконтакте социаль челтәре Русия сегментында көнбатыш аналогларыннан зуррак урын алып тора. Шул ук вакытта аларда чит ил “кулы” да бар.

Яндекс Нидерландта теркәлгән, аның акцияләре Нью-Йоркта NASDAQ биржасында сатыла. Вконтакте социаль челтәренә нигез салган һәм аның белән идарә иткән Павел Дуров узган айда Русиядән китергә мәҗбүр булды, чөнки, аның сүзләренчә, “хакимият ягыннан көчле басым бара һәм Русиядә интернет-бизнес алып барып булмый”. Ике оешма да яңа интернет кануны белән канәгать булмавын белдерде.

Әлегәчә Русия хакимияте кайбер кече сайтлар һәм блогерларны чикләү, блоклау яки томалау белән шөгыльләнә иде, мәсәлән - оппозиционер Алексей Навальныйны. Ләкин Мәскәү моның белән генә чикләнергә җыенмый сыман.

“Чебурашка” кебек яңа интернет моделе артык идеальләшкән фикергә охшый, шуңа күрә Русиянең Төркия юлы белән китү ихтималы бар - интернет иреген кечкенә адымнар белән чикләп бару.